Чишмэ
-4 °С
Облачно
Район кешеләре
11 Ноября 2022, 05:05

Глемпингта ял итәргә телисезме?

Тәпәреш авылы читендәге наратлыкта, буа янында ялгыз утрау кебек ак чатыр утыра, ул әлегә Чишмә районындагы бердәнбер глемпинг.

Глемпингта ял итәргә телисезме?Глемпингта ял итәргә телисезме?
Глемпингта ял итәргә телисезме?

Эшкуарлар Диана һәм Эльнар Мостафиннар салган «Йола-глемп», 2021 елның 31 декабрендә ачылганнан бирле, кунаклар кабул итә.

Бирегә килүчеләрнең матур табигать күренешләре белән сокланып ял итү мөмкинлеге бар.

Яр буенда урнашкан ак гөмбәзле чатырның төзелеше гадәти түгел һәм бик матур күренә. Ул дүрт кешегә исәпләнгән. Анда кухня, санузел, йоклау өчен урыннар бар, тәрәзәсе бик зур. Нәкъ чатыр каршында, ачык һавада җылытыла торган агач ләгән һәм якында гына мичкә формасындагы мунча бар.

Гөмбәз йортның стильләштерелгән интерьерын Эльнар Мостафин ясаган агач һәм таш эшләнмәләр – раковина һәм тәбәнәк өстәл тулыландыра. Ул тормыш иптәше Диана белән чатырны үз куллары белән корган.

Бүгенге көндә эшчеләр чираттагы чатырны төзи, барлыгы җидәү булырга тиеш. Аларның берсе туган көннәр, туйлар һәм башка мөһим чараларга багышланган мәҗлесләр һәм кичәләр уздыру өчен тәгаенләнәчәк.

Аулак урында ял итүдән тыш, экскурсияләрдән тәэссоратлар алу, башкорт токымлы атларны үз күзләрең белән күрү, сыйпап карау һәм ашату, шулай ук фермер хуҗалыгына бару мөмкинлеге бар. Биредә шулай ук тиеннәр, боланнар һәм тавис кошлар күрергә була. Теләгең булса, уңыш җыю чорында катнашырга һәм кымыз татып карарга тәкъдим ителә.

Актив ял итәргә яратучылар өчен  квадроциклларда яки каргизәрләрдә йөрү мөмкинлеге бар.

Боларның барысы турында тулырак мәгълүматны «ВКонтакте»да  укып белергә була: https://vk.com/yola_glamp.

Глемпингта ял итәргә телисезме?
Глемпингта ял итәргә телисезме?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас