Чишмэ
+13 °С
Облачно
Район кешеләре
10 Ноября 2022, 09:43

Якташыбызны соңгы юлга озаттык

Кичә Салих авылында Украинада махсус операция барышында һәлак булган Рәсәй армиясе сержанты Инзир Собханкуловны соңгы юлга озату чарасы булды.

Якташыбызны соңгы юлга озаттыкЯкташыбызны соңгы юлга озаттык
Якташыбызны соңгы юлга озаттык

Матәм митингында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин, авыл биләмәләре башлыклары, мәрхүмнең авылдашлары, дуслары, туганнары катнашты.
Инзир 1992 елның 11 августында туган. Әтисе Роберт Рәзил улы «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә механизатор булып эшли. Алар тормыш иптәше Алия??? Флюр кызы белән тату гаиләдә хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде балалары үзаллы яшәсәләр дә, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып торалар. Инзир Роберт улы да тормыш иптәше Илвина Ринат кызы белән тату яшәделәр, дип сөйли якыннары.
Инзир авыл мәктәбендә белем алган, барлык чараларда актив катнашкан, спорт белән шөгыльләнгән. Изге күңелле, әдәпле булган, яшьтәшләре белән һәрвакыт уртак тел тапкан. 2008 елда ул «Машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер» һөнәре буенча 48нче училищега укырга кергән.
Ике елдан хәрби хезмәткә алынган, анда шофер булган, арытаба отделение командиры итеп билгеләнгән. Инзир Собханкулов армиядә башкаларга үрнәк була, хәрби бурычын намуслы белән үти. 2022 елның 27 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алына. 30 октябрьдә Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак була.
Салих авылында матәм митингына йөзләгән кеше – мәрхүмнең авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, туганнары һәм якыннары җыелды, барысы да яугирне искә алырга килде.
- Инзир нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара иде, - диделәр алар. - Бакча да сөрде, печән дә кайтарды, юлларны да кардан тазартты. Аның техникасы кермәгән бер генә ихата да юктыр, мөгаен. Авылга берәү – киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел, эшен төгәл һәм җаваплы итеп башкара иде. ер Инзирны әле бай элек кенә бөтен авыл белән озаткан идек. Кызганычка каршы, исән-сау кайта алмады. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Ул безнең өчен күңелдә һәрвакыт мәрхәмәтле, игътибарлы, кайгыртучан дус кеше булып калачак, - дип күз яшьләре белән искә алды аны авылдашлары.
Мәрхүмнең әти-әнисенең, тормыш иптәшенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

 

Д. Хамитова фотосы

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас