Чишмэ
+16 °С
Дождь
Район кешеләре
3 Ноября 2022, 06:06

Куллары алтын аның

Чишмә районы һәрвакыт уңган кешеләр белән дан тота. Лаеклы ялга чыккач күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнүчеләр дә җитәрлек. Шуларның берсе Винер Мөслимов белән якыннан таныштырып үтик.

Куллары алтын аныңКуллары алтын аның
Куллары алтын аның

«Куллары алтын аның», – ди тормыш иптәше турында Хадия Мөслимова.

Кызыксынып оста белән танышырга булдым. Ул яшәгән йорт алдында кулына таяк урынына фонарь тоткан монах сыны каршы алды.

– Моны үзегез эшләдегезме? – дип сорадым.

– Әйе, үзем. Бетоннан ясадым, – дип җавап бирде ул.

Ныклы каралты-кура, төзек ихата, бар җирдә чисталык һәм тәртип булуы хуҗаларның уңганлыгы турында сөйли.

Винер Мөслимов бертуганнары Әлфир һәм Флүр белән Ярмидә туып үскән. 1971 елда Башкорт азык-төлек сәнәгате техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Баймакта эшләгән. Булачак тормыш иптәше Хадияне шунда очраткан, 1972 елда өйләнешкәннәр. Яшьләр ун ел Баймакта яшәгәннән соң ирнең туган ягына кайтырга булганнар. Күп тә үтми Винер Салих улын Чишмә район кулланучылар җәмгыятенең икмәк комбинаты директоры итеп билгеләгәннәр.

– 22 ел директор булып эшләдем, ә хокукларны тапшыру һәм шуның ише башка ыгы-зыгы башлангач эштән киттем, кайчандыр үзем төзегән оешманың таркалуын карап тора алмадым, – диде Винер Салих улы.

Бу хәл 2004 елда була. Шуннан соң ул дүрт ел тимер-бетон заводында баш механик булып эшли.

– Пенсиягә чыккач буш вакыт күбәйде, шуңа күрә акрынлап күңеле тарткан эш белән шөгыльләнә башлады. 70 яшендә үзе токарь станогы төзеп агачтан савыт-саба, вазалар эшли башлады, – дип сөйләде Хадия Хөрмәт кызы. – Гомумән алганда, Винерымның кулыннан килмәгән эше юк, элегрәк макраме да үрә иде, миңа хәтта купальник тегеп биргәне дә булды. Электән үк фотога төшерергә ярата. Зур кызыбыз белән сәгатьләр буе фотографияләр эшләп утыра иде.

Винер Салих улы – үзлегеннән өйрәнгән оста, кәсепчелек нигезләрен интернеттагы видеолардан карап үзләштергән. Аны гади генә агач кисәгенең матур шкатулкага яки вазага «әйләнүе» кызыксындырган. Эпоксид сумала белән дә эшләргә ярата. Ул үзе эшләгән әйберләрнең күбесен туганнарына һәм танышларына истәлеккә һәм юбилейларга бүләк итә.

Үзе әйтүенчә, Рәсәйдә агачны аркылыга кисеп эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр бик аз, чөнки бу буйга кисеп эшкәртүгә караганда авыррак, ә рәсеме матуррак килеп чыга.

– Агачны уеп бизәк ясау белән дүрт ел шөгыльләнәм, ә бетоннан сыннар эшләү белән күптән түгел, ике ел элек кенә мавыга башладым. Тормыш иптәшемә чәчәкләр утырту өчен вазалар ясап бирәм, әйбәт кенә килеп чыга кебек, – ди Винер Мөслимов.

Рәсәйдә агачтан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнүчеләр бик аз, тәҗрибә уртаклашырдай кешеләр юк, дип үкенечен белдерде ул.

Винер Салих улы эшсез торырга яратмый, үзенең «хәрәкәттә – бәрәкәт» кагыйдәсе буенча яши. Буш вакытын күбесенчә остаханәсендә үткәрә. «Эшеңне яратып башкарырга кирәк», ди ул.

Шунысы бәхәссез, халык кәсепчеләренең һәр эшендә кабатланмас колорит һәм күңел җылысы салынган, ә бу хәтта иң акыллы машинаның да көченнән килми.

Куллары алтын аның
Куллары алтын аның
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас