Чишмэ
+25 °С
Облачно
Район кешеләре
3 Ноября 2022, 06:23

Ат үрчетү – табышлы шөгыль

Әлбәй авылыннан Ришат Рәхимов беренче атын унөч яшендә, күрше авылдан үгезгә алыштырып алган.

Ат үрчетү – табышлы шөгыльАт үрчетү – табышлы шөгыль
Ат үрчетү – табышлы шөгыль

– Шуннан бирле бөтен тормышым атлар белән тыгыз бәйле, әлеге вакытта 40 баш атым, 10 сыерым, шулай ук үгезләр, бозаулар, сарыклар, кош-корт, кыр үрдәкләре бар, чөнки алар бик матурлар, – ди Ришат Мәҗит улы безне хуҗалыгы белән таныштырып. Шәхси хуҗалыгыңның табыш китерүен теләсәң, атың да, сыерың да, кош-кортың да булу кирәк...

Аннары үз техникаң белән мал азыгы әзерләсәң яхшырак, – ди ул.

Моның өчен кирәкле барлык техниканы – «Беларусь-82», «ЮМЗ» тракторлары, чапкыч, «КУН» төягече алган. Быел 15 гектарда солы чәчкән, көзен үз комбайны белән гектарыннан якынча 30 центнер уңыш урып алган. Аның фикеренчә, ат – иң талымсыз җан иясе. Алар кыш буе тибендә йөри, сугымга сайлап алынганнары, шулай ук тәрбия һәм туклану рационы таләп ителгән нәселле айгырлар гына кышын абзарда кала. Аның барлык атларына да чип тагылган. Яшь малларны, алучы булса, тере авырлыкта сатып җибәрә. Үзе әйтүенчә, яшь ярымлык малларны 65–70 мең сумга биргән, йорттан килеп алганнар, алар үз бәясенә тора, дип саный ул.

Ноябрь ахырында – декабрь башында сугым чоры башлана. Әлегә ул ат итенең быелгы бәясен белми. Әмма узган елгыча, уртача алганда 380–400 сум, казылыкның бер килограммы 700 сумнан калыр, дип уйлый. Бу базар бәясе түгел, ә өйдән килеп алып китүче даими клиентлары өчен куелган бәя.

– Тормыш иптәшем Лена Зәки кызы Дурас мәктәбендә укытучы булып эшли. Өч балабыз бар. Зур улыбыз Илшат укуын тәмамлады, эшләп йөри, ял көннәрендә кайтып ярдәм итә. Кызыбыз Гөлшат Уфада фән һәм технологияләр университетында белем ала (БДУга укырга кергән иде). Кечесе Ленария җиденче сыйныфта укый. Барысын да колачлау мөмкин түгел. Әлегә ит кенә сатабыз, сөт ризыкларын сату белән шөгыльләнмибез, җәен алдан заказ буенча гына кымыз да ясыйбыз. Саву өчен дүрт бия калдырып, көнгә 20 литр сөт савып алабыз, – ди ул.

Ришат Мәҗит улы һәрвакыт яхшы токымлы айгыр алырга хыялланган. Озак сайланган. 

– Фидан Гайфуллинны күптәннән беләм, ат чабышында катнашуы белән кызыксынам. Айгырны да аңардан алырга уйладым. Ниһаять, узган елда 150 меңгә ике яшьлек айгыр сатып алдым һәм ялгышмадым. Дикарь (атның исеме) үткән җәйдә үк ат чабышында үзен күрсәтте. Аны күп вакыт энекәш өйрәтә. Тагын бер нәселле айгырны 100 мең сумга Бәкәйдән алдым, – дип Магнат кушаматлы атын күрсәтте Ришат.

Ул айгырларын өч ел саен алыштырып тора. Киләчәктә атлар санын йөзгә җиткерергә тели. Аның фикеренчә, ике ел сатмасаң, бу максатка тизрәк ирешеп була.

Иң мөһиме, зур канәгатьлек китергән эш белән шөгыльләнәм, ди Әлбәй авылыннан Ришат Рәхимов.

 

Ат үрчетү – табышлы шөгыль
Ат үрчетү – табышлы шөгыль
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас