

Менә бүген дә ул иртән мал-туарын карагач, кош-кортка бодай белән бәрәңге пешерергә куйган. Бүген аңа күршеләре дә сыерларын карарга калдырган, үзләре район үзәгенә эшкә ашыкканнар, малларын көтүгә куарга өлгермәгәннәр. Аңа авыр түгел, кулыннан килгәнчә булыша, аннары борчылмасыннар өчен шалтыратып та ала. Күршеләре рәхмәтле – алар өйдә юк чакта күз-колак булып, йортны карап тора.
– Авылда һәрчак шулай, күрше-күлән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. Кирәк чакта мин дә аларга мөрәҗәгать итәм. Үтенечемне беркайчан да кире какмыйлар, – ди Рина апа.
Күптән билгеле булуынча, киң күңелле кеше башкаларның яхшы ягын гына күрә, әлеге күркәм сыйфат Рина апага да хас.
– Әлегә кадәр дүрт-биш баш эре терлек – сыерлар, үгезләр, бозаулар асрадым, узган ел коронавирус белән авырып киткәч, мал-туарны киметергә туры килде шул, – ди Рина апа.
Ул балаларын да ит белән тәэмин итә, кышка йөзәр банка кайнатма, яшелчә салатлары эшләп, кыяр-помидор тозлап куя, һәрвакыт запас белән яши, чөнки өйдә кеше күп булуга өйрәнгән.
Көз ае булуга карамастан, өй тирәсе шау чәчәктә аның, төрле-төрле – ак, зәңгәр, ал һәм шәмәхә төстәге октябринкалар, петунияләр чәчәк атып утыра (ул аларны төнгә верандага яки мунчага кертеп куя).
Бакчасын да ялт итеп җыештырып, чөгендер сабакларын түгеп куйган. Атна азагында балалары да ярдәмгә кайтып җитә, тик ул аларны көтеп тормый, эшсез утырырга күнекмәгән. Аннары өйгә кереп чәй куеп җибәрә, күршесе Рәмиләне дә чәйгә чакыра. Алар һәрвакыт бер-берсенә кунакка йөрешәләр, яңалыклары белән уртаклашалар, бәйрәмнәрдә табын корырга булышалар. Бергәләп бәлешләр, чәкчәк пешерәләр. Ә озын кышкы кичләрдә кул эшләре белән утыралар, оныкларына һәм туруннарына оекбашлар бәйлиләр, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр. Яшьлек елларын искә төшереп алалар. Сөйләшер сүзләре, уртак яклары күп аларның – икесе дә Түбән Хаҗәт авылыннан, Күчем егетләренә кияүгә чыкканнар, «Луч» колхозында эшләгәннәр, кызганычка каршы, икесе дә парсыз калган.
Рина апа 17 яшендә кияүгә чыга. Фермада сыер савучы булып эшли. Тик сөт фермасын Күчемнән «Луч» колхозының башка бригадасына күчергәч, аның кымыз фермасында эшләвен сораганнар. Шулай итеп ул кымыз остасы булып киткән.
– Көнгә дүрт тапкыр 50шәр бия саудым. Сөт салынган флягаларны күтәреп ташыдык. Яңа савылган бия сөтенә ачыткы кушканнан соң озак итеп күпертеп болгата идек. Салкын көннәрдә мич яктык. Аннары, барлык колхозчылар кебек чөгендер утарга йөрдем. Алтышар гектар бирәләр иде. Ярый әле балалар ярдәмләштеләр. Шуңа күрә дә игелекле һәм эш сөючән булып үстеләр, – дип искә ала ул.
Өйләрендә дә эш җитәрлек булган – су ташыганнар, берничә участокта яшелчә, бәрәңге үстергәннәр, мал-туар, кош-корт асраганнар.
Ире Хәмит гаиләдә төпчек булгач төп йортта калган, алты бертуганының балалары җәй көннәрендә картәниләре янына кайтканнар. Өй тулы бала-чага, туган-тумача булган.
Хәзер инде үзенең балалары, оныклары һәм туруннары кайта, зур гаилә белән бергәләп җыелышсалар, барлыгы 23 кеше булалар.
Без аңа көзге чәчәкләре кебек балкып, якыннарын һәм күршеләрен сөендереп, озын гомер кичерүен теләп калабыз.