Чишмэ
+27 °С
Облачно
Район кешеләре
28 Октября 2022, 06:12

Бер-берсенә бәрән бүләк иткәннәр

Бер елны Әлбәйдә яшәүче Гатауллиннар Яңа елга бер-берсенә сарык бәрәннәре бүләк иткәннәр. Унҗиде ел элек булган яңа ел тарихы әкренләп аларның гаилә бизнесына әверелгән.

Бер-берсенә бәрән бүләк иткәннәрБер-берсенә бәрән бүләк иткәннәр
Бер-берсенә бәрән бүләк иткәннәр

Флүр Гатауллин хатыны Резеда Мөгаллим кызы белән якынча 20 ел элек авылга күченеп килгән.

– Шәһәрдә яшь пенсионерларга нишләргә?! Улларыбыз (алар өчәү, берсе тәрбиягә алынган) үсте, гаилә корды. Ә без авылга кайтып яңа тормыш башларга булдык. Үз көчебезне сынап төрле эш белән шөгыльләнеп карадык. Башта абзар төзедек. Күпләр кебек без дә дуңгыз үстереп ит саттык. Бервакыт алар 80 башка җитте. Базарга һәм ярминкәләргә чыкмадык – туганнар һәм дуслар арасында сатылып бетте. Умарталарыбыз да бар иде, кызганычка каршы, тирә-як басуларны химик матдәләр белән эшкәртү сәбәпле, бал кортлары кырылды. Умартачылык белән шөгыльләнү ошаса да, башкача бу эшкә алынырга кул бармады. 15 баш сыер да асрадык. Бервакыт саварга авыр була башлады да саттык, – дип сөйләде Флүр Зинур улы.

Тик эшсез булмый бит! Гатауллиннар уйлаганнар-уйлаганнар да тапканнар. Бер очрак ярдәм иткән. Чукраклы авылыннан ике бәрән сатып алуга бәйле Яңа ел тарихы дәвамлы булган. Хәзер Гатауллиннарның йөздән артык сарыгы бар.

– Үзебез карыйбыз. Беркемне дә ялламадык, – ди гаилә башлыгы. – Техника бар, мал азыгын үзем әзерлим, сарыкларны да үзем көтәм. Мин яшь әле, бүтән кеше кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, бу эшләрне үзем теләп, яратып эшлим. Беренчедән, йөрү файдалы, барлык мускуллар хәрәкәтләнә, күңел күтәрелеп китә. Ит сатып алучылар турында әйткәндә, даими алучыларыбыз бар. Чөнки без намус белән эшлибез, сыйфатлы булсын дип тырышабыз. Һәм тагын да, бизнес эш сөючәннәрне, тәвәккәлләрне ярата. Аннары башлангыч капиталы булган гаиләләргә, яки кайчандыр безнең кебек, яшь пенсионерларга авылда эшкуарлык белән шөгыльләнә башлау күпкә җиңелрәк дигән фикер белән килешәм. Өстәвенә, кечкенә торак пунктларда. Хәзер терлекчелек, кошчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме, нәрсә өчен һәм нинди максат белән эшләвеңне белү. Дәүләт программаларында да катнашырга мөмкин. Әмма без шәхси хуҗалык белән генә чикләнергә булдык. Безгә монда ошый, барысы белән дә канәгатьбез. Без, әлбәттә, яшәү өчен Сочига да күченә алыр идек. Ике улыбыз анда яши. Әмма әлегә бу күркәм шәһәргә ял итү өчен генә барабыз, безгә тормыш иптәшем белән монда да әйбәт, – ди Флүр Зинур улы елмаеп.

Бер-берсенә бәрән бүләк иткәннәр
Бер-берсенә бәрән бүләк иткәннәр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас