Чишмэ
+13 °С
Дождь
Район кешеләре
21 Октября 2022, 06:01

Гомер буе дәвам иткән мавыгу

Надежда Рузанова яшьлек чорында 22 ел гомер кичергән ерак Омск өлкәсендә яшәгәндә үк гөмбә җыю белән мавыга башлаган.

Гомер буе дәвам иткән мавыгуГомер буе дәвам иткән мавыгу
Гомер буе дәвам иткән мавыгу

Гөмбә танырга күрше хатын өйрәткән. Шул вакыттан бирле бер ел да гөмбәгә бармый калганы юк.

Гаиләсе белән Шөнгәккүлгә кайткач та бу мавыгуын онытмый. Кайвакыт кызыгып китеп җыйганда кәрзиннәре, чиләкләре тулгач, хәтта өстендәге кофтасын яки курткасын салып гөмбәләрне шунда тутырганы да бар. Бервакыт шулай мавыгып китеп янәшәдә генә кырмыска оясы булуын  күрмәгән, кызыл кырмыскалар тешләп кирәген биргәннәр генә.

Җыйган гөмбәләренең берсен дә әрәм итми ул. Күп итеп алып кайткан вак-вак кына нарат гөмбәләрен дә салкын көзге төннәрдә берәмтекләп юып утыра. Чөнки йортта моннан тыш та эшләр җитәрлек, бакча мәшәкатьләре дә бар бит.

Күп еллар буена гөмбә җыйса да, бу эштә үзен белгеч дип санамый ул.

Танып һәм яратып җыйганнары – усак, каен, әтәч гөмбәсе, гөреҗдәләр. Ә менә калган гөмбәләрне, шикләнсә, җыймый.

Надежда гөмбәне төрле ысуллар белән әзерли. Ике бала әнисе һәм биш оныгының яраткан дәү әнисе буларак, тәмледән тәмле  ризыклар  хәстәрләп кышкылыкка өй базына төшереп куярга тырыша. Эшкә тотынса, кулыннан килә аның.

Надежда урманга барса, ял итеп, табигать белән хозурланып кайта.

Быел оныгы аңа телефонда гөмбә төрен билгеләү өчен кушымта булуын күрсәткән, ләкин бу 100% гарантия бирми дип саный ул. Гөмбә җыю саф һавада йөрү һәм якыннарың белән аралашу өчен файдалы мавыгу булса да, шул ук вакытта, аның фикеренчә, гөмбәчегә сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

 

 

Надежда тәкъдим иткән рецепт:

Гөмбәләрне юарга һәм әз генә тоз салып 20–30 минут кайнатып суын түгәргә һәм агып торган су астында тагын бер кат чайкатырга кирәк.

Тоз 1 кг кайнатылган гөмбәгә 45–60 гр чамасы салына.

Банкага тоз һәм тәмләткечләр (сарымсак, әнис, керән, түгәрәк борыч, чия, карлыган, имән, лавр яфраклары) белән аралаштырып тутыралар. 6–8 көннән соң әзер була.

Гомер буе дәвам иткән мавыгу
Гомер буе дәвам иткән мавыгу
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас