

– Ишек төбендә тормагыз инде, түрдән узыгыз, чәй эчәбез, – дип чакырды ул.
Өй эче ямьле, уенчыклар гаиләдә кечкенә сабыйлар булуга ишарәли.
Безне каршы алган Зәйтүнә Хәсәнова тумышы белән Әлшәй районының Ташлы авылыннан.
– Мөстәкыйль булырга мине тормыш мәҗбүр итте. Гаиләдә биш бала идек, әниебез яшьли вафат булды. Мин кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстем, – дип искә ала Зәйтүнә Баһадат кызы.
1993 елда язмыш аны Чукраклы авылы егете Азат Гафурбай улы белән очраштыра, бер-берсенә гашыйк булган парлар күп тә үтми өйләнешеп куялар. Яшь гаилә ирнең туган авылында төпләнеп кала. Тик парлы гомер кичерергә язмый, тормыш иптәше 2003 елда 36 яшендә вафат була, Зәйтүнә апа өч бала белән тол кала. Зур кызлары Гөлназга ул вакытта 12, Гөлнарага 9, Маратка җиде яшь кенә була.
– Без иремнең әти-әнисеннән калган иске генә йортта яши идек. Мин аны мөмкин булганча ямап-төзәтеп тордым, бермәл ул яшәмәслек хәлгә килде.
Шулвакыт авыл Советында миңа бер программа булуы һәм күп балалы гаилә буларак анда катнашып, финанс ярдәм алу мөмкинлеге турында аңлаттылар. Шул рәвешле иске йортыбыз янында яңасын төзи башладык. Төзүчеләрне эшкә яллау мөмкинлеге юк иде, ул вакытта безнең белән яшәгән Салават абыем бик ярдәм итте, мәрхүм иремнең туганнары, шулай ук ире белән сеңлем дә зур ярдәм күрсәттеләр, – дип сөйләде Зәйтүнә Хәсәнова.
2013 елда йортны төзеп бетереп керәләр, ләкин абыйларына яңа нигездә тору насыйп булмый, 2012 елда үлеп китә.
Зәйтүнә өч баланы үстерү һәм аякка бастыру өчен штукатур-маляр да, сатучы да булып эшләгән. Авылда эш урыннары күп түгел, шуңа күрә Чишмәгә барып эшләргә дә туры килгән. Авыл җирендә мал-туарсыз булмый, икешәр сыер, бозаулар, сарыклар, кош-корт асраганнар. Яшелчә-җимешне дә гел сатып алып булмый, шуңа күрә бакча үстерү авыл тормышының мөһим бер өлеше булып тора.
Ләкин тормыштагы кыенлыклар бу көчле рухлы хатынны сындырмаган, балаларын ялгызы үстереп аякка бастырса да, төшенкелеккә бирелмәгән, мөлаем һәм ачык йөзле булып калган. Бүгенге көндә Зәйтүнә Хәсәнова җиде оныгының яраткан картәнисе. Ул улы Марат һәм аның гаиләсе белән бергә яши.
– Эшсез торырга яратмыйм, бакчада мәш киләм, чәчәкләр үстерергә яратам, кыш көне оныкларыма йон оеклар бәйлим, шуның өчен сарыклар тотам, – диде әңгәмәдәшебез.
Гомере буе авылда гомер кичергән һәм эшләгән З. Хәсәнова бүгенге көндә үзен бәхетле хис итә, балалары һәм оныклары белән горурланып яши.