Чишмэ
+13 °С
Дождь
Район кешеләре
3 Октября 2022, 12:15

Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...

«Юбилейный» кошчылык фабрикасының элекке директоры, хезмәт юлы озак еллар Шөнгәккүл авылы белән бәйле булган Фәрит Габидулла улы Чембарисовның вафатына быел, 2022 елның сентябрендә ун ел булды.

Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...
Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...

Ул 1953 елда юллама буенча Чишмә районының «Смычка» совхозына агроном булып эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы, 1959–1989 елларда  «Смычка» совхозы директоры була. Ул җитәкчелек иткән хуҗалык 1965 елда «Смычка» кошчылык совхозы итеп үзгәртелә, 1977 елда «Смычка» кошчылык совхозына һәм «Юбилейный» кошчылык фабрикасына бүленә. Фәрит Габидулла улы кошчылык фабрикасы директоры вазифасында кала. 

Белеме буенча агроном, холкы буенча үзенчәлекле кеше, ул вакытта, авторитаризм чорында, сирәк очраган җитәкчеләрнең берсе була. Карап торуга йомшак холыклы булып күренсә дә, ихтыяр көче ташып тора. Аралашканда үзен гади тота, гадәттән тыш намуслы, беркайчан да моның шулай булуына шикләнергә сәбәп бирми. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылда зур ихтирам казана. Чын мәгънәсендә үз кеше була, ә бу сүз күп мәгънәгә ия.

Совхозда гадәти оештыру структурасы белән дүрт бүлекчә – сөтчелек һәм дуңгызчылык фермалары була, кымыз җитештерелә, сарыклар һәм атлар, бер бүлекчәдә кош-корт: тавыклар, күркәләр, үрдәкләр асрала, ә питомникта алма, дүләнә, ирга, карлыган, кура җиләге һәм бакча җиләге үстерелә. Бу күп тармаклы һәм шактый зур, мәйданы буенча якынча ике күрше колхоз зурлыгындагы хуҗалык була. 50нче елларда яшь агроном Ф. Г. Чембарисов кебек, чит-читләренә квадрат итеп уратып агачлар утырткан, тип-тигез совхоз басуларын күрсәтә алырлык җитәкчеләр күп булмый ул елларда.

Ул эшләгән 35 ел эчендә поселок тулысынча үзгәрә. Фәрит Габидулла улы Чембарисов җитәкчелегендәге кошчылык совхозы акчасына Шөнгәккүлдә урнашкан беренче бүлекчәдә кибет-пекарня, инкубатор, авыл Советы бинасы, ашханә, балалар бакчасы, икенче, өченче һәм дүртенче бүлекчәләрдә яшәгән эшчеләрнең балалары өчен интернаты булган мәктәп, дәваханә, контора, гараж, машина-трактор мастерское (МТМ), Мәдәният йорты, мунча, почта һәм даруханә, шулар белән беррәттән торак йортлар төзелә. Ике катлы, 16 фатирлы тугыз йорт һәм коттеджлар, Шоссе, Яшьләр, Кече кулча урамнарында йортлар калкып чыга. Барлык урам баганаларына утлар куела, юлларга асфальт җәелә, йортларга үзәктән су торбалары һәм җылыту системасы сузыла. Ел әйләнәсендә кошчылык фабрикасы корпуслары: елына икешәр-өчәр объект куллануга тапшырыла, котельный, мал чалу цехы, яңа инкубатор төзелә. Озак та үтми, тоташ бер поселок барлыкка килә.

Ә якыннары өчен ул үрнәкле гаилә башлыгы, кайгыртучан, сөекле тормыш иптәше, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм зирәк, шул ук вакытта таләпчән әти була. Балалары өчен чын мәгънәсендә намуслылык, гаделлек, киң күңеллелек, эш сөючәнлек, зирәклек, зыялылык үрнәге булып тора.

Фәрит Габидулла улы Чембарисов үз эшенә чиксез тугрылыгы, фидакарь хезмәте өчен 1966 елда Ленин ордены, 1971 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә, 1988 елда «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исе-менә лаек була, «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә, ә ул җитәкчелек иткән хуҗалык КПСС Өлкә Комитеты, БАССР Министрлар Советы, өлкә профсоюзлар советы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Мактау грамоталарына лаек була.

Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...
Вакыт җитә – җисем китә, исем кала...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас