Чишмэ
+14 °С
Облачно
Район кешеләре
3 Октября 2022, 06:19

Элекке нефтьче – сыр җитештерүче

Шәһәрдән читтә яшәргә теләүчеләр авылда уңайлы йортта гомер кичерергә хыялланадыр, мөгаен. Электән Уфада яшәгән Авербухлар гаиләсе дә Чишмә районының Калмаш авылына күченеп килеп, әлеге хыялын тормышка ашырган.

Элекке нефтьче – сыр җитештерүчеЭлекке нефтьче – сыр җитештерүче
Элекке нефтьче – сыр җитештерүче

Игорь нефть скважиналарында бораулаучы, ә хатыны Гүзәл кулинария лицеенда производствога өйрәтү мастеры булып эшләгән. Җиде ел элек пенсиягә чыкканнан соң алар тормыш рәвешен үзгәртергә булганнар һәм авылга кайтып  хуҗалык белән шөгыльләнә башлаганнар. Әлеге вакытта кәҗәләр һәм тавыклар асрап яшиләр, берничә төрле сорт сыр, эремчек, май, каймак, йогырт ясарга өйрәнгәннәр. Аларның ничек яшәвен Авербухлар гаиләсенә кунакка баргач белдек.

– Авылда яшәргә теләп тә, хуҗалык тотарга җыенмыйсың икән, димәк, вакытың бушка узачак, ди ирем. Барысына да үзебез өйрәндек, интернет ярдәм итте: мал-туар карарга, эремчекне ничек ясарга кирәклеген белдек, сыр рецептларын таптык. Вакыт узу белән махсус әдәбият укый башладык, тәҗрибә барлыкка килде, – дип сөйли Гүзәл Авербух.

Электән шәһәрдә гомер кичергән гаиләгә авыл тормышы ошап киткән. Ләкин бернәрсә дә бушка килми: эшләргә дә эшләргә кирәк. Әлеге вакытта хуҗалыкта 15 баш кәҗә һәм тавыклар бар. Гүзәл фикеренчә, сыерга караганда кәҗә тоту җиңелрәк. Ә сөте күпкә файдалырак. Бүгенге көндә алар кәҗә асрау турында күпне беләләр.

Хуҗалыкта савылган сөтнең артыгын сату, ә аннары сыр ясап карау идеясе барлыкка килә.

– Беренче тапкыр сырны интернетта тапкан рецепт буенча ясадым. Кәҗә сөте һәм ачыткы кирәк иде. Карап торуга гына җиңел тоела: рецепт буенча эшләсәгез, килеп чыгар кебек. Барысы да үз тәҗрибәң белән ирешелә, – дип билгеләп үтте Гүзәл Гафур кызы.

Сырның иң дөрес рецепты – аны күңел биреп эшләү, дип саный ул.

Алар сыйфатлы продукт җитештерүләрен раслый. Берен-чедән, барысын да үз куллары белән эшлиләр, сыйфатлы булсын дип тырышалар, сырның ничек әзерләнүен һәм анда нәрсә кушарга кирәклеген, икенчедән, кәҗәләренең сау-сәламәт булуын һәм берни белән дә авырмавын беләләр. График буенча, аларга сәламәтлек өчен витаминнар комплексы ясыйлар, гельминтларга каршы эшкәртү планы алдан төзелгән.

Аларга продукция алырга, беренче чиратта, күршеләре килә, балаларга сөт алалар, кайберәүләр йогырт та ясый. Чишмәдән, Йоматаудан, Уфадан килүчеләр дә бар.

Тәмле һәм сыйфатлы кәҗә сөте алу җиңел эш түгел. Гүзәл фикеренчә, төрле хуҗалыкта асралган кәҗәләр сөтенең тәме дә төрлечә була. Бу күп нәрсәгә бәйле. Иң мөһиме – токымы. Алар үзләре кыска һәм коңгырт йонлы чех һәм альп токымлы кара төстәге кәҗәләр асрыйлар.

Гаилә башлыгы Игорь Борисович кәҗәләрне көнгә ике тапкыр – иртән һәм кич үзе сава. Бер килограмм сыр ясау өчен, уртача алганда, ун литр сөт кирәк була, ди ул.

– Моның өчен ике яки өч көн элек савылган сөт алына. Яңа савылганнан эшләргә киңәш итмим. Шулай ук сөтне оетучы фермент кирәк булачак, ул аксымны тарката, шуңардан сыр массасы барлыкка килә. Тәм бирү өчен ачыткы салам. Термометр кирәк, шунсыз сөтнең температурасын билгеләп булмый. Сөтне җылытам, пепсин салам, аннары сөт куе кесәл кебек булганчы көтәм. Соңрак килеп чыккан массаны әкрен генә болгатып кечкенә өлешләргә бүләм. Аннары формага салып, авыр әйбер белән бастырып куям. Карап торуга сыр әзер кебек, ләкин ул температура ун градус булган бинада өлгереп җитәргә тиеш, – дип сыр ясау серләре белән уртаклашты Гүзәл Авербух.

– Бүгенге көндә без үзебезне азык-төлек белән 80% тәэмин итәбез. Кибеткә чәй, шикәр, үсемлек мае һәм ярма алыр өчен генә барабыз. Калган әйберләрнең барысы да үзебезнең ихатада, – ди ул.

 

Безнең белешмә

Чишмә районында сарык һәм кәҗә кебек вак терлекләр саны 10508 баш исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 60, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси эшмәкәрләрдә – 2888, шәхси хуҗалыкларда – 7560 баш.

 

Элекке нефтьче – сыр җитештерүче
Элекке нефтьче – сыр җитештерүче
Автор:Элина Школьная
Читайте нас