Чишмэ
+16 °С
Яңгыр
Район кешеләре
30 сентябрь 2022, 05:15

Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!

1 октябрьдә күркәм бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ни өчен көз көнеме? Чөнки табигатьнең бу мизгеле гомер көзе белән күзаллана.

Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!
Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!

Бу көнне без бар көчен, белемен, сәламәтлеген һәм яшьлеген халкына һәм үсеп килүче буынга багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Поселокның Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә гомер кичерүче Фәһимә һәм Риф Шаһиевлар да бу көннәрдә өч улларыннан, киленнәреннән һәм алты оныкларыннан җылы котлаулар кабул итә. Фәһимә Рәхмәтулла кызы аларның тәбрикләвенә кушылып үзе дә изге теләкләрен яудыра, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әйтерсең лә бу аларның түгел, ә балаларының бәйрәме. Менә шундый йомшак күңелле кеше инде ул.

Шаһиевлар – сугыш чоры балалары. Икесе дә Ибраһим авылында туып-үскәннәр.

– Әткәйне фронтка озатканда әнкәй бер бала белән ялгыз калган, мин карында булганмын. Алты айдан соң мин тугач, әткәйгә хат язып хәбәр иткәннәр. Озакламый җавап килгән, анда ул: «Минем бәләкәй кызыма да сәлам әйтегез» дип язган булган. Башкача хатлары килмәгән – хәбәрсез югалган, әтисез үстек без, – дип күз яшьләре белән хатирәләрен уртаклашты Фәһимә апа.

Ул балачактан ук тырыш була – мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Укуга җитди мөнәсәбәтен күреп, алтынчы сыйныфтан соң аны Первомайский авылындагы рус мәктәбенә, әмма бишенче сыйныфка күчерәләр. Анда сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, Чишмә авылының икенче мәктәбендә укуын дәвам итә.

Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергәч, әнкәй янына кайтып йөрергә ерак була, дип документларын кире ала һәм Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына тапшыра. Шулай итеп ул бухгалтер-икътисадчы белемен ала. Дипломлы белгеч булып туган авылына кайта – «Путь к коммунизму» колхозында бухгалтер булып эшли. 1964 елда авылдашына, шушы колхозның хезмәт сөюче шоферы Риф Шаһиевка кияүгә чыга.

Берникадәр вакыттан соң аларның гаиләсе поселокка күченеп килә, Тәҗрибә хуҗалыгына – Фәһимә Рәхмәтулла кызы үсемлекчелек институты карамагындагы селекция үзәгенең баш бухгалтеры, ә Риф Мингали улы шофер булып эшкә урнаша.

Хәзер инде алар күптәннән лаеклы ялда. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп, кош-корт асрап гомер кичерәләр. Хуҗалыкта бар эшне бергә эшләргә, аннары кара-каршы утырып чәй эчәргә яраталар.

– Картлыкта гаиләң, җаныңа якын кешең янәшәдә булу мөһим, шуңа күрә яшьтән үк бер-береңнең кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәргә, игътибарлы һәм сабыр булырга кирәк. Кеше яшь булганда вакыты эштә, дуслары янында уза. Ә картайгач ялгыз калырга язмасын, – диләр Шаһиевлар, бер-берсенә карап елмаеп.

Хөкүмәт еш кына Өлкәннәр көне уңаеннан финанс ярдәм күрсәтә, пенсияләрне арттыра, льготалар бирә. Башкортстанда «сугыш чоры  балалары» сентябрь-октябрь айларында ел саен берәр мең сум күләмендә акча ала. Исегезгә төшерәбез, ул 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган, республика территориясендә даими яшәүче Рәсәй Федерациясе гражданнарына бирелә.

Предприятиеләр үз пенсионерларына күчтәнәчләр әзерлиләр, ветераннарны хөрмәтләп төрле чаралар үткәрәләр.

Пенсионерлар үзләре дә күңел ачарга сәләтле. Ветераннар советлары, алар катнашлыгындагы оешмалар – авылларда очрашулар, концертлар, бәйгеләр, чәй эчү кичәләре оештыра.

Өлкәннәр көненең икенче исеме – игелек һәм хөрмәт көне. Бу көнне без картларыбызга тырыш хезмәтләре һәм зирәклекләре өчен рәхмәт әйтәбез.

Безнең белешмә

«Башкортстанстат» мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасында яшәүче 773 мең гражданин пенсия яшеннән артып киткән. Аларның 513 меңе 60–74 һәм 264 меңе 75–89 яшьлек кешеләр.

13,7 мең пенсионер озын гомерле дип санала – алар инде 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр, әмма алардан да өлкәнрәкләр бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада гомер озынлыгының уртача күрсәткече – 71 ел. Бу, Рәсәй Федерациясе белән чагыштырганда, бик үк аз түгел – 71,8 ел.

Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!
Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас