

Ул – хормейстер, укытучы, хор һәм ансамбль артисты, Чиләбе мәдәният һәм сәнгать институтының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлаган. Чишмә поселогына юллама буенча эшкә килгән һәм биредә кияүгә чыгып калган.
Татьяна Анатольевнаның балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлавына ун ел булган инде. Ул, нигездә, рус халык иҗаты һәм шул исәптән заманчалаштырылган җырлар өйрәтү белән шөгыльләнә. Шуларны репертуарга кертеп укучылары һәм «Белые росы», «Душа Агафьи» коллективлары белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Ә киләчәктә гаилә ансамбле оештырырга планлаштыра, эзләп йөрисе юк, поселокта җырлаучы гаиләләр күп. Чөнки, аның фикеренчә, бай рус фольклорын һәм рус кешесенең менталитетын тәшкил иткән халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрне саклап калу мөһим.
Быел Татьяна Анатольевна 14 укучы белән аерым шөгыльләнә, хорга 40лап бала йөри, тыңларга килүчеләрне дә кире какмый. Ул һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә дә эшли, үзе дә төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм аннан зур ләззәт ала. Укытучы буларак үз осталыгыңны күрсәтү, димәк, балаларга нәрсәдер өйрәтә алуыңны исбатлау, дип саный ул.
Аның 2022 елда ирешкән уңышлары арасында – «Рус җыры» ачык шәһәр конкурс-фестивалендә җиңү, «Рәсәй талантлары» Халыкара балалар һәм өлкәннәр һөнәри осталыгы бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты, «Болытлар астында» күп жанрлы республика бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты исемен алу. Ул шулай ук «Муниципаль йолдызлы Олимп» Халыкара проектында «Иң яхшы педагог» дипломын һәм «үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткән, эшкә иҗади карашы һәм югары һөнәрилек» өчен район Мәдәният идарәлегенең Мактау грамотасын алган.
Татьяна Анатольевна укыту эшчәнлегендә бар белемен һәм тәҗрибәсен куллана, тәү чиратта, һәр балага аерым игътибар бирергә тырыша. Сүз уңаеннан, вокал белән шөгыльләнү – ул тавышны кую һәм баланың музыкаль сәләтләрен үстерү генә түгел. Бу дәресләр балаларга иммун системасын ныгытырга, дөрес сулыш алырга, логопедик проблемаларны хәл итәргә һәм оялчан яшь талантның үз-үзенә ышанычын арттырырга ярдәм итә. Татьяна Анатольевна, үз чиратында, балаларда тырышлык тәрбияләүгә өстенлек бирә, иҗатта һәм тормышта куелган максатларга ирешергә өйрәтә.