

– Барлык җиңүләрем – ул тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ике атна күнекмәләр үткәреп кенә җиңеп булмый. Оскарны кыш айларыннан ук көн саен иртәнге биштән торып өй-рәттем, карап-тәрбияләп тордым. Киләсе елда турнирда үз атым белән катнашырга планлаштырам, – диде Фидан.
Оскарның хуҗасы Бүздәк районыннан Ринат Сабиров, Фидан аның белән дүртенче ел эшли. Алар республиканың «Терра Башкирия» ат спорты турнирында төп приз – 1 миллион 175 мең сум акча алуга ирешкән.
Фидан Гайфуллинның үз хуҗалыгында да алты аты бар, өчесе белән сабантуйларда, ә калганнары белән ат чабышларында катнаша. Ул, үз хуҗалыгын алып бару белән беррәттән, фермерда мал караучы булып эшләргә дә өлгерә. Гайфуллинның балалары да әтиләре үрнәгендә ат чабышларында катнаша. Уллары Идел белән Фәнил узган өч сезонда «Терра Башкирия» республика турнирында катнашканнар. Әйткәндәй, Идел 2021 елда район хакимияте башлыгы призына ат чабышларында җиңүче булды. Ә кызы Фидалия, әтисе өметләнсә дә, әлегә үзенең Марта кушаматлы атында турнирларда катнашырга батырчылык итми. Шушы көннәрдә атларны өйрәтүне туктатып, декабрьгә кадәр ял итәргә мөмкинлек бирәчәкләр. Аннары тагын ярышларга әзерлек башланачак.
Фидан ат ярата, ул балачактан ук картәтисе караган атлар яныннан кайтып кермәгән дә диярлек, моны күреп әти-әнисе 10 яшьлек малайларын Уфага җибәргәннәр. Ул анда укый һәм ипподромда шөгыльләнә, хәзер Башкортстанның атаклы тренерлары белән эшләвенә горурлана. Аның бар гомере атлар белән бәйле. Ул, һөнәри җайдак буларак, халыкара ат чабышларында катнашкан, 1990нчы елларда Мәскәүдә, Төркиядә, Англиядә булган, анда аңа хәтта эшкә калырга да тәкъдим иткәннәр.
– Атлар да кеше кебек. Аларны яратсаң һәм кадер-хөрмәт күрсәтсәң, тугрылык белән җавап бирәләр, – ди Фидан Оскарны сыйпап.
Әйткәндәй, ул атлар турында сөйли башласа, йотлыгып тыңлыйсың.
Аңа быелгы турнирның кагыйдәләре ошаган. Алдагы өч сезонда ипподром атларында катнашкан булсалар, турнирның дүртенче сезонында исә 82 кеше ярышларга үз атларын алып килгән. Яңа сезондагы чабышларда башкорт токымлы 200 ат катнаша, тәүге этаплар май аенда башланган.
Безнең белешмә
Турнир финалында башкорт токымлы атларда 16 җайдак 1400 метрлы дистанциядә ярышкан. Беренче урынны Бүздәк районыннан Оскар һәм җайдак Фидан Гайфуллин яулаган. Икенче урында – Баймак районыннан Алга кушаматлы ат (җайдагы Илназ Солтангәрәев) һәм өченче урында – Күгәрчен районыннан Гөлчатай кушаматлы ат (җайдагы Рафаэль Корбанаев).
Җиңүчеләр кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләнгән. Быел турнир тарихында иң зур бүләк фонды уйнатылган, ул 10 миллион сум тәшкил иткән.