

Комбайннарның берсендә, «Акросс 530»да Ринат Хәммәтдинов хезмәт куя. Безне күргәч, дала корабын туктатып кабинадан төште. Аның әлеге хуҗалыкта эшләвенә 20 ел, тәҗрибәсе бар. Узган еллардагы уңыш белән чагыштырып, быелгы яхшы күрсәткечләр өчен куана.
Аның комбайнчы булып урып-җыю эшләрендә катнашуына быел дүртенче ел. Моңа кадәр яшелчәчелектә эшләгән. Сүз уңаеннан, Ринат Мидхәт улы 2013 елда хәтта «Һөнәре буенча иң оста яшелчәче» республика бәйгесендә җиңүче булган, 2011 елда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
2021 елда «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Авыл малае кече яшьтән техникага тартыла. Башкача була да алмый, чөнки Ринатның әтисе дә «Маяк» колхозында механизатор булып эшләгән. Ул вакытта авыл егетләренең күбесе, һичшиксез, механизатор булачакмын, дип хыяллана. Шуңа күрә трактор янында мәш киләләр. Ринат сигезенче сыйныфтан соң җәй «Т-25» тракторында печән әзерләүдә катнаша.
Ул вакытта мәктәптә «Тракторлар һәм автомобильләр» фәнен укыталар. 1985 елда Ибраһим мәктәбен тәмамлаган Ринат аттестат белән бергә трактор йөртү таныклыгы да ала. 1985–1987 елларда армиядә хезмәт итә, аннары колхозда «Беларус» тракторында эшли.
1989 елда Ляхово училищесында белем ала. Аның тормышы шуннан бирле техника белән бәйле. Кышларын да эшсез утырырга теләми һәм 2013 елда, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, Уфаның Киров районы МУПына шәһәр юлларын кардан тазартучы тракторчы булып эшкә урнаша. Биш ай эчендә басу-кырларны сагынып өлгерә. Кар эри башлауга янә яраткан шөгыленә – игенчелеккә әйләнеп кайта.
– «Әһли» крестьян-фермерлык хуҗалыгында коллектив әйбәт, тырыш кешеләр эшли, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кулыннан эш килә торган яшь егетләрнең килүе сөендерә. Мәсәлән, бездә токарь булып үз эшенең остасы Альмир Ганиев эшли, – дип сөйли хезмәттәшләре турында Ринат Мидхәт улы.
Ринат улларының да эшсөяр булып үсүенә шат. Икесенең дә гаиләләре бар, эшлиләр. Кече улы, төп эшеннән тыш, маллар асрау белән дә шөгыльләнә. Әтисе дә аңа булыша, терлекләр өчен ашлык үстерәләр, печән әзерлиләр.
– Барысына да өлгерергә була, иң мөһиме – ялкауланмаска һәм тырышып эшләргә кирәк, – дип уртаклашты ул үзенең уңыш сере белән.