Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
9 сентябрь 2022, 11:36

Рәмзил Аллагулов: Фермер булу өчен тырышлык кирәк

Сафар авылыннан Рәмзил Аллагуловның крестьян-фермер хуҗалыгы бөртекле культуралар уруны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган – уңыш куәте һәр гектардан якынча 50 центнер тәшкил итә.

Рәмзил Аллагулов: Фермер булу өчен тырышлык кирәк
Рәмзил Аллагулов: Фермер булу өчен тырышлык кирәк

Ул фермерлык белән биш ел элек шөгыльләнә башлаган.

– Эшне бер комбайннан башладым. «Нью-Холланд» сатып алдым, аның белән күп еллар МТС предприятиесендә урып-җыю эшләрендә катнаштым. Аннары үз эшемне ачарга булдым. Миңа арендага җир алырга тәкъдим иттеләр, – дип сөйли ул фермерлык эшен башлау турында. – Тугызынчы сыйныфтан соң 48нче  СПТУда (хәзерге Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы) «Фермерлык» белгечлеге буенча укыдым һәм алган белемнәрем тормышта да ярап куйды. Тәҗрибәле фермерларга мөрәҗәгать итәм, алар беркайчан да ярдәм кулы сузудан баш тартмыйлар. Мәсәлән, минем белән бер төркемдә укыган Илдар Садриев, фермер-агроном Мәүлет Урманов һәрчак урынлы киңәшләрен бирәләр. Әмма фермерлык белән шөгыльләнү өчен, һәр эштәге кебек, тырышлык һәм җирдә эшләү теләге кирәк дип саныйм, – ди ул.

Бүген Рәмзил Гизәр улының – ике МТЗ «Беларус», бер «Т-150» тракторлары, комбайны, барлык тагылма агрегатлары – чәчкечләр, сиптергечләр, пресс-җыйгычы бар, ашлык саклау өчен складларны арендага алган. Пайчыларына ашлык һәм салам бирә.

– Мин балаларны хезмәт белән тәрбияләдем. Рәмзил кечкенәдән техника белән кызыксынды. Сигезенче сыйныфтан соң Салават Аллагулов янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, – дип сөйли Әкълимә апа улы белән горурланып.

– Ул чакта колхоз рәисе булып Флүр Әсләм улы Хисаметдинов эшләде, улларымның хезмәт сөючәнлеге белән соклана иде. Рәмзил эшен нульдән башлады, барына да үз тырышлыгы белән иреште. Ул хәзер дә бер минут тик тормый, һәрвакыт техникасы янында – ремонтлый, көйли. Иске техниканы сатып ала, ремонтлап эшләтеп җибәрә, шул рәвешле тәҗрибә туплый. Тракторларын җидешәр тапкыр сүтеп җыя, – ди ул.

Бүген Рәмзил Аллагуловның крестьян-фермер хуҗалыгында 180 гектар җир бар, анда ул бодай, арпа һәм шикәр чөгендере үстерә. Фермерның төп шөгыле – игенчелек.

Озакламый фермер Рәмзил Аллагулов чөгендер ала башлаячак, уңыш мул булыр, дип өметләнә ул. Ә без җирнең чын хуҗаларына авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Рәмзил Аллагулов: Фермер булу өчен тырышлык кирәк
Рәмзил Аллагулов: Фермер булу өчен тырышлык кирәк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: