Чишмэ
+15 °С
Облачно
Район кешеләре
7 Сентября 2022, 10:07

Күңелләр бер дә картаймый...

Түбән Тирмә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Гайнанова һәр очрашкан саен диярлек «Әйдәле, мин сине авылыбызның иң көр күңелле бер әбие белән таныштырам, аның дәрт-дәрманы һәркемгә җитәрлек!» дип тәкъдим итә иде. Әлегә тиклем, вакыт булмау сәбәпле, барып булмаган иде.

Күңелләр бер дә картаймый...Күңелләр бер дә картаймый...
Күңелләр бер дә картаймый...

Беренче тапкыр аны балалар сабантуенда көянтә-чиләк асып йөгергәнен күрдем. Чак фотога «эләктереп» алырга өлгердем. Ул яшь бәйгечеләр белән беррәттән җиңел генә йөгереп узды, биеп тә алды һәм көлә-көлә финишка кадәр барып җитте.

Лилия Фәгать кызы аның турында сөйләгән икән. Елмаеп кына торган Найфә әби Мансуровага карап, аның ничә яшьтә булуын онытасың. Ә бит 2023 елның апрелендә аңа 90 яшь тулачак. Бәйрәмдә Найфә әби бик теләп фотога төште, безне татлы мамык белән сыйлады. Биш минут сөйләшеп алыйк, дигән үтенечемә, мин сезне өйдә көтәм, баш тартуны кабул итмим, диде дә өенә ашыкты. Ярты сәгатьтән соң без ямьле йортта, түгәрәк өстәл артында утырып тәмле беленнәр белән хуш исле чәй эчә идек инде. Найфә әби пешергән бер беленне сыпыртып кына тордык.

– Өемдә кунак булганын яратам. Шуңа күрә һәрвакыт нәрсә дә булса пешерәм, аш белән, коймак белән сыйлыйм, бер уңайдан тормыш-көнкүреш турында сөйләшәбез. Өйдәге бөтен эшне үзем эшлим. Күр-шеләрем белән тату яшим, авылда шунсыз булмый, күршеләрем Фәнүз, Нурдидә һәм Лилия – минем ярдәмчеләрем. Мин дә аларга терәк булырга тырышам. Кирәк икән, берничә сәгать эчендә Уфадан һәм Чаллыдан балалар кайтып җитә. Төзелеш, ремонт, бәрәңге казу, утырту эшләрен бергәләп эшлибез. Һәр җәй саен нәрсә дә булса төзекләндерәбез. Менә шушы көннәрдә ремонт төгәлләнде: өйнең нигезен яңартып, җылытып киттеләр. Тиздән минем җитәкчелек астында өйне тышлау башланачак. Әлбәттә, балалар һәм оныклар һәрвакытта да бергә җыела алмыйлар (барысы бергә алар утыз кеше. Редакция иск.), ул вакытта безнең йорт алды сабантуй мәйданын хәтерләтә, – ди елмаеп Найфә әби.

 Аның көне иртәнге дүрттә башлана. Намаз укып һәм иртәнге чәен эчеп алганнан соң ул һәрвакыт саф һава суларга чыга. Бакчада эшләргә дисәк, дөресрәк булыр. Йорт артында зур бакчасы бар. Без килгәндә ул сарымсак казый иде. Бакчаның бер сантиметры да буш түгел һәм бер генә чүп үләнен дә күрмәссең. Җиләк-җимеш туңдырып, кыяр-помидорлар банкаларга тутырып тозлап куелган (зур теплицада әле дә яшелләнеп һәм кызарып утыралар), бәрәңге, суган алынган, хәзер сарымсакка чират җиткән.

– Әлегә кишер, чө-гендер, ташкабакка көн саен су сибәм. Эшсез утыра алмыйм, – ди Найфә әби. – Көн саен хәрәкәттә булу гына мине югары кан басымыннан һәм баш авыртудан коткара. Тик утырам яки ятам икән, шунда ук үзләрен сиздертәләр. Шуңа күрә мин хәрәкәттә – бәрәкәт, димен. Яңа салынган мунча да көч тупларга ярдәм итә. Төрле үләннәр кушып бәйләнгән миннек белән чабынып чыксам, арыганны кул белән сыпырып алган кебек була, – ди ул.

Найфә әбине авылдашлары хөрмәт итә, ул – Мансуровлар гаиләсенең учагын саклаучы, балалары, оныклары һәм туруннарының уңышлары белән горурланып яши, зур һәм тату гаилә нинди дә булса тантана уңаеннан бергә җыелганда һәрвакыт баурсаклар пешерә.

Паспорттагы язу – саннар һәм тормыш тәҗрибәсе күрсәткече генә, иң мөһиме – сәламәтлек.

Күңелләр бер дә картаймый...
Күңелләр бер дә картаймый...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас