Чишмэ
-4 °С
Облачно
Район кешеләре
30 Августа 2022, 05:31

Фәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландым

21 августта Рәсәйдә Офицерлар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан мәкаләбез герое – Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби очучы Фәнис Әһлиуллин турында язып китәргә булдык.

Фәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландымФәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландым
Фәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландым

Шул уңайдан мәкаләбез герое – Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби очучы Фәнис Әһлиуллин турында язып китәргә булдык. Аңа «Ми-8» вертолеты белән кешеләрне ут эченнән дә алып чыгарга туры килгән. Күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Ф. Әһлиуллин Авыргазы районының Яңа Мостафа авылында туып үскән, Чишмәдә күптән, 1995 елдан бирле гомер кичерә.
Яшь чагында ул Оренбургның Юрий Гагарин тәмамлаган очучылар училищесына укырга керергә тырышып карый, тик, конкурс югары булу сәбәпле, керә алмый. Кемдер башта армиядә хезмәт итеп кайтырга киңәш итә. Бер елдан соң аны шулай да Саратов шәһәренең Югары хәрби очучылар училищесына укырга алалар.
– Очу балачак хыялым иде. Катгый сайлау булачагын хәтта күз алдына да китермәдем. Идеаль сәламәтлеге булган кешеләрне генә очучы итеп алалар. Бераз тайпылыш булса – яраксыз. Башта психологик сайлау, аннары медкомиссия уздык, физик әзерлекне тикшерделәр. Аннары гына төп имтиханнарга кердек. Очучының барысы да – ишетүе, күрүе, вестибуляр аппараты, гәүдә авырлыгы, буе, координациясе, психикасы идеаль булырга тиеш. Бер тапкыр да әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмәдем, училищены тәмамлаганнан соң алда мине күп нәрсә көтсә дә, – дип искә ала Фәнис Фәрит улы.
Булачак тормыш иптәше белән ул дустының туенда таныша. Танышып алты сәгать үтүгә аңа тәкъдим ясый. Мондый очракларда «беренче караштан мәхәббәт» диләр.
– Уйлап җавап бирә торган акыллы кыз иде, бер-беребезне белү өчен күбрәк вакыт кирәк, диде. Ике елдан соң, мин Әфганстаннан кайткач кына өйләнештек, – дип искә ала ул.
Укуын тәмамлаган яшь пилотны Байкал аръягына, Могоча шәһәренә билгелиләр. Аннары аларның эскадрильясын бер елга тулы составта Әфганстанга җибәрәләр. Йөкләр, гуманитар ярдәм, азык-төлек, кешеләрне ташыйлар.
– Безнең участок Пакыстан белән чиктәш Газни шәһәрендә иде. Төп бурыч – чик буен саклау. Очышлар катлаулы иде, аткан чаклары да булды, – диде ул.
Соңрак аларны Германиягә җибәрәләр, анда алты ел хезмәт итә. Фәнис Фәрит улы хезмәт иткән чорда барлыгы 1750 сәгать очкан (шуның 420 сәгатен Әфганстанда), шул исәптән 300дән артык хәрби очыш ясаган.
Лаеклы ялга чыккач җир комитетында, аннан казначействода эшләгән. Сунарчылык, дин өйрәнү белән мавыгып киткән. Тормыш иптәше Зөлфия Әһлиуллина белән үз бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Үзенең «сугышчан дусты» – «Ми-8» вертолеты турында ул дулкынланып искә ала. Очышларны сагынуы турында сөйли.
– Күктә вертолет тавышы ишетелсә, йөрәк шатланып, күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Яшьлегем искә төшә, әйтерсең лә үткәннәргә кайтам. Очарга яраттым, әле дә очар идем, – ди ул.

Фәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландым
Фәнис Әһлиуллин: Очучы булырга хыялландым
Автор:Элина Школьная
Читайте нас