

Бу юллар авторы күптән түгел Шөнгәккүл авылыннан яшь умартачы Илмир Якупов белән әңгәмәләште. Аның бу эш белән мавыгуына нибары өч ел, әмма гаиләләрендә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр элек тә булган.
Барысы да Урта Хаҗәт авылында яшәүче картәтисе Шәрифҗан Якуповның уллары Марат белән Рәзитне умартачылыкка өйрәтүеннән башланган. Марат Шәрифҗан улы 35 елдан артык умарта тоткан. Ул да әтисе кебек кирәк чакта улын һәм туганын ярдәмгә чакырган. Илмир шулай итеп умартачылык белән кызыксына башлаган. Өч ел элек үз эшчәнлеген биш умартадан башлап җибәргән. Бер үк вакытта Чишмәдә газ хезмәтендә эшләвен дәвам иткән.
Әтисе Рәзит исә, яшь чагында бал корты чагып аллергия булганга күрә, гаилә эшен дәвам итәргә батырчылык итмәгән. Аның каравы, хәзер бик теләп улы Илмирга ярдәм итә. Бәхеткә, еллар үтү белән аллергиясе беткән һәм хәзер ул умартачылык белән электән шөгыльләнмәвенә бераз үкенеп тә куя.
Бүгенге көндә 30 умарталары бар. Өч ел эчендә алар урта рус токымлы бал кортларын австрия карникасы токымына алыштырганнар, әйткәндәй, безнең районда аңа өстенлек бирүчеләр күп. Илмирдан умартада ана кортны алыштырып кына да бал кортларының токымын тулысынча үзгәртеп булуы турында кызыклы мәгълүматлар белдек.
Аларның сүзләренә караганда, барлык умартачыларныкы кебек, бал кортларының агуланып яки авырудан кырылган чаклары да булган, әмма агымдагы ел җитди югалтуларсыз узган.
Якуповлар гаиләсе бал сыйфатына җаваплы карый, составын һәм сыйфатын тикшереп карау өчен ел саен лабораториягә тапшыралар.
Ә анализ ясату өчен сәбәпләр бар! «Июнь аенда умарталарны төяп Архангель районы урманнарына юкә балы җыярга илттек. Улы белән абый һәм уртак танышларыбыз да барды, җыеныбыз җиде «арба» бардык. Анда ике атна яшәдек, бик күңелле булды», – дип сөйләде Илмир. Аннан соң кортларны карабодай һәм көнбагыш басуларына куйганнар, хәзер умарталар йорт алдында тора. Тиздән умартачылар кышка әзерләнә башлаячак.
Ихатада киләчәктә умартачыларның эшен дәвам итәчәк оныклары йөгереп йөри. Илмир Якупов, 28 яшьтә генә булуына карамастан, җаваплы гаилә башлыгы һәм өч бала атасы. Өч яшьлек кызлары Эвелина горурлык белән, мин дә үскәч бал кортлары караячакмын, ди, аның сүзләренә караганда, «алар әйбәт». Ул да абыйлары белән әтиләренә ияреп, битлек киеп умарта карарга йөри.
Умартачылык белән шөгыльләнү – күп көч һәм игътибар таләп итә торган авыр эш, дип исәпли Илмир (умарталар кайчакта 100 килограммга җитә), белемен дә гел яңартып торырга туры килә аңа.
Якуповлар балны бик теләп саталар, сыйфатлы ризыкка ихтыяҗ бар. Илмир кайсы балның сыйфатлырак һәм файдалырак булуы турында алатып сөйли һәм киңәшләр бирә. Мәсәлән, үткән елда Якуповларның балын Израильдә яшәүчеләр дә алган.
Безнең белешмә
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республика территориясендә 12 меңнән артык умартачы теркәлгән. Ә Чишмә районында алар 200дән артык.