

Предприятиедә дистәләрчә ел хезмәт куеп, үзе эшләгән компаниягә тугры калучылар аз түгел. Ихтирамга лаеклы хезмәткәрләр арасында электр белән тәэмин итү дистанциясе электромонтеры Александр Кузюрин да бар.
Ул 1977 елда Уфа шәһәренең Дим районындагы тимер юл техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң эшкә урнаша, бер елдан Совет Армиясе сафларына алына. Алтай краенда, стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, элемтәче була. Армиядән кайтканнан соң заманына күрә абруйлы булган электромонтер һөнәрен сайлый һәм шул белгечлек буенча «Рәсәй тимер юллары» җәмгыятенә эшкә урнаша. 40 ел эшләү дәверендә ул Дим электр белән тәэмин итү дистанциясенең район контакт челтәре начальнигы вазифасына кадәр күтәрелә. Уфа тимер юл вокзалын үзгәртеп коруда катнаша, Уфа һәм Черниковка станцияләрендә электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү белән шөгыльләнә, поездларның өзлексез йөрүен тәэмин итә. Ә биш ел элек лаеклы ялга чыккан. Александр Михайлович сөйләвенчә, ул җаваплы һөнәр иясе булган.
– Хәзерге заманда бар нәрсә диярлек электр белән эшләүгә көйләнгән, шуңа күрә эшем зур тырышлык таләп итте. Эшкә җитди карарга, бөтен игътибарыңны юнәлтергә, күп белергә, инструкцияне истә тотарга кирәк. Еш кына һава шартлары начар булганда – яңгыр астында һәм салкын көннәрдә эшләргә туры килде. Тимерчыбыклар өзелсә, ялгарга туры килә иде. Тормыш иптәшем Наталья Кузюрина да тимер юлчы, Уфа тимер юл транспорты техникумында белем алган. 30 ел Черниковка станциясендә дежурный булып эшләде, әлеге вакытта ул да минем кебек лаеклы ялда, – дип сөйләде ул.
Уңышлы эшләү өчен бердәм һәм тату коллектив булу мөһим. Күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрен ул җылы сүзләр белән генә искә ала.
– Тимер юл бер генә булса да, биредә төрле хезмәтләр эшли. Поездлар хәрәкәтенә җитәкчелек итүче хезмәтләр дә бар – бу минем бурычым иде. Шулай ук машинистлар, тимер юлларны хезмәтләндерүчеләр, тормыш иптәшем кебек элемтә челтәре электромонтерлары да бар. Шуны әйтеп китим, безнең гаиләдә хезмәт династиясе дәвам итә. Ике ул үстердек, алар да безнең юлдан киттеләр. Өлкәне Дим – Кропачево участогында энергодиспетчер булып эшли. Бәләкәй улыбыз яхшы билгеләргә генә тимер юл техникумын тәмамлады һәм күптән түгел армиядән кайтты, – дип сөйләде Наталья Николаевна.
Александр Михайловичның фотосурәте тимер юл бүлегендә Мактау тактасында эленеп тора, ул компаниягә тугрылыгы өчен грамота, шулай ук «Транссебер магистраленә 100 ел» юбилей медале белән бүләкләнгән.
2001 елда Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов Указы белән «Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Әлеге вакытта ул йорт эшләре белән мәшгуль, дуслары, сөекле тормыш иптәше һәм уллары белән аралашудан ямь табып яши. Шулай ук балык тоту белән мавыга, гөмбәгә йөри, виноград үстерә.
– Өйдә эшсезлектән боегып утырырга туры килми! – ди елмаеп Александр Михайлович.