Вәгыйз Нигъмәтҗан улы унике ел, 1978–1990 елларда, Чишмә районына җитәкчелек иткән – бу вакыт эчендә күп кенә җитештерү объектлары, мәктәпләр, күперләр һәм юллар төзелгән. Ул эшләгән чорда район социаль-икътисади үсешнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Вәгыйз Якупов таләпчән, әмма гадел җитәкче, ихлас күңелле, юмор хисле кеше булган, сәламәт тормыш рәвеше алып барган.
Шушы көннәрдә аны искә алу өчен Тарих-туган якны өйрәнү музеенда район ветераннар советының төп составы җыелды. Замандашлары аның хакында һәм гаиләсе турында җылы сүзләр әйттеләр, югалту сәбәпле үкенеч белдерделәр.
Хәтер кичәсендә Чишмә телевидениесе аның турында төшергән видеоязма күрсәтелде һәм музей тарафыннан әзерләнгән видео-презентация һәм «Бер мизгел кебек тормыш» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Якуповларның гаилә альбомыннан алынган фотографияләр, документлар һәм китаплар, шулай ук музейга бүләк ителгән әйберләр күрсәтелде. Фермер Дамир Идиятуллин Вәгыйз Нигъмәтҗан улының имзасы куелган партбилетын музейга бүләк итәргә вәгъдә итте.
Амалия Сафиуллинаның сугыш чоры балалары турындагы шигыре һәм Ризида Әхмәтшина башкаруындагы «Таң атканда» җыры кичәгә ямь өстәп җибәрде.