Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 июль , 10:34

Йөз сум акчаң булганчы, 100 атың һәм кәҗәң булсын

Ләйсән Гаррапова, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат секретаре «Ата батырлыгы» медален алу өчен тәкъдим ителгән номинантларның берсе – Әхмәтшин Марат Миңнеәхмәт улы тумышы белән Чишмә районының Тәпәреш авылыннан.

Йөз сум акчаң булганчы, 100 атың һәм кәҗәң булсын
Йөз сум акчаң булганчы, 100 атың һәм кәҗәң булсын

Ул тормыш иптәше Заһидә Фәзир кызы белән Марсель, Мэлс һәм Айдар исемле уллар тәрбияләп үстергән. 2007 елда алар Чишмә районы приютыннан Айгөл исемле кызны опекага алганнар, быел ул 10нчы сыйныфны тәмамлаган. Төпчек уллары Айдар һәм кызлары Айгөл әлеге вакытта әти-әниләре янында, ә зур уллары Уфада эшли.

«Кызыбыз әлеге конкурс турындагы мәгълүматны очраклы рәвештә генә күреп калган һәм үзе гариза җибәргән. Соңыннан инде башка документларны да җыеп бирдек», – дип хәбәр итте Марат Миңнеәхмәт улы.

Гаилә башлыгы 2019 елдан бирле шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә, анда 100 баш ат һәм шул ук кадәр кәҗәләр асрый. Әлеге вакытта ике аты – Казан, берсе «Акбүзат» ипподромында. Хуҗалык эшләрендә тормыш иптәше һәм балалары ярдәм итә. Гаиләнең авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен үз техникасы бар, ел саен күп итеп – 2000әр төргәк печән әзерлиләр.

Марат Миңнеәхмәт улы училище тәмамлаганнан соң «Урал» колхозында шофер, аннары механик була, 1992–2019 елларда крестьян (фермер) хуҗалыкта эшли.

Бик тату һәм районда билгеле гаилә. Әтиләре балалары өчен үрнәк булып тора, пөхтә, җыйнак, уңган һәм игелекле кеше.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бара, балаларын да шуңа өйрәтә. Алар тормышта булган барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп, әтиләре белән бергә хәл итәләр, ул һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирә һәм проблемаларны хәл итү өчен зирәк һәм дөрес карарлар кабул итә. Ул балаларын үзенә тиң әңгәмәдәшче күреп сөйләшә, алар шатлыкларын да, борчуларын да һәрвакыт әтиләре белән уртаклашалар. Әтиләренә ышануы, бер-берсен ярты сүздән аңлаулары күренеп тора.

Кызлары Айгөл «Акбүзат» ипподромында узган ат ярышларында берничә тапкыр призлы урыннар алган, 2020 елда «Терра Башкирия» турнирында абсолют чемпион булган. 

2022 елда ат чабышында катнашканы өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Әти-әнисе кызларының спортның әлеге төре белән шөгыльләнергә омтылуын хуплый. Айгөлнең тренерлары – әтисе һәм абыйлары. Киләчәктә ул Башкорт дәүләт аграр университетының ветеринария факультетына укырга керергә планлаштыра, абыйлары да шул факультетта белем алганнар.

Йөз сум акчаң булганчы, 100 атың һәм кәҗәң булсын
Йөз сум акчаң булганчы, 100 атың һәм кәҗәң булсын
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас в