Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 июль , 11:45

Пётр Филипов: Бу унсигез минут мәңгелек булып тоелды

1996 елның 23 августында «Башкортстан авиалинияләре»нең «ТУ-134» самолетында янган двигатель 60 кешенең үлеменә сәбәп була язган.

Тумышы белән Питрәй авылыннан булган Петр Филипов
Тумышы белән Питрәй авылыннан булган Петр Филипов

Олы фаҗига була язган бу көнне барсы да үз җае белән бара. 65028 самолеты бортында Анапа – Уфа рейсы пассажирлары гадәти режимда очышка әзерләнә. Анапада аяз эссе көн тора. Ә алдагы көнне генә шторм булып уза. Дулкын яр буена бик күп диңгез байлыклары – кошларга ризык чыгара һәм анда йөзләгән баклан оча. Бу көнне авариягә шулар сәбәп була да инде.

«ТУ-134» самолеты һавага күтәрелгәндә кошлар өере белән бәрелешә һәм аларның берсе сул як двигательгә эләгә, самолет тизлеген арттыра алмый, кырыная башлый. Двигательнең янган өлешләре җиргә төшеп коры үләнгә ут каба. Экипаж командиры бер двигателе генә эшләүче самолетны кичекмәстән җиргә утыртырга карар итә, тик моның өчен аны горизонталь торышка күчерергә һәм борылырга кирәк. Башка вариант юк. Пилотларның осталыгына өметләнәсе генә кала. 

Бортмеханик сүзләренә караганда, «бу унсигез минут мәңгелек булып тоела».

Экипажның самолетны җайлы гына итеп утыртуы аркасында пассажирлар ни өчен очмауларын аңламый да кала. Аларга бу хәл турында хәтта хәбәр дә итмиләр, һәр минут кадерле була һәм пилотларның моңа вакыты да калмый.

Соңыннан аэропортта техник җитешсезлек сәбәпле, дип хәбәр итәләр. Бу хәлне яшереп калдыралар, ә пилотларга хезмәт кенәгәсенә язып, рәхмәт белдерелә һәм 100 сум премия бирелә.

Бу хәлләрдән соң 25 ел үткәч кенә республика Башлыгы Радий Хәбиров тырышлыгы белән Рәсәй Президенты Владимир Путин Уфа очучылары, авиация ветераннары Владимир Балданы (вафатыннан соң), Салават Хәбировны, Константин Бузановны һәм Петр Филиповны кыюлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куя.

Бу кыю экипажның бортмеханигы Петр Филипов тумышы белән Чишмә районының Питрәй авылыннан.

Әлеге вакытта ул Уфа районында яшәсә дә үзенең кече Ватаны турында онытмый. Питрәй авылында Петр Никитичны ике апасы һәм туган йорты көтә. Туган авылында ул сигез сыйныф укыган, аннары Чишмә поселогының 3нче мәктәп-интернатында белем алган. Авиация-гә юлын Тамбов өлкәсенең Кирсанов шәһәрендәге очучылар училищесыннан башлап җибәргән. Петр Никитич самолет бортына эләккәнче берничә ел аэропортта авиатехник булып эшләгән, өстәмә белем алган.

Команданың барлык әгъзаларына да үз белемнәрен һәм осталыкларын кулланырга туры килгән бу август көнендә Петр Филипов сынатмаган. Алар уртак көч белән, чын-чынлап батырлык күрсәтеп, дистәләрчә кешенең гомерен саклап калганнар. Шундый кешеләр белән һәм алар арасында Питрәй авылыннан якташыбыз булуы белән горурланасы гына кала!

Пётр Филипов:  Бу унсигез минут мәңгелек булып тоелды
Пётр Филипов: Бу унсигез минут мәңгелек булып тоелды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в