

Казан якларыннан җир эзләп килгән бер төркем халык шул төбәкләрдә чуал (шалаш) корып, җир эшкәртеп, мул уңыш алып яши башлаган, дип фаразлана. Заманалар үтү белән Чувалкип дүрт мәчетле зур авылга әйләнә. Колхозлашу чоры башлангач яшь гаиләләр җыйнак кына йортлар, мәдәният учаклары төзи. Дүрт еллык мәктәп җиде еллыкка әйләнә, ә 1967 елда хуҗалык көче белән кирпечтән унъеллык мәктәп төзелә. Яшь гаиләләр шулкадәр нык күбәя ки, 1980 елларда хәтта укучылар саны 600гә җитә.
Яшь егетләр Ляховода һәм Дәүләкәндә механизаторлар әзерләүче училищелар тәмамлап колхозда эшли башлыйлар.
Мәктәпне тәмамлаган яшь кызлар хуҗалыкның яшелчә-җимеш бригадаларында тырышып хезмәт куялар. Шуңа күрә аларны «бакча кызлары» дип йөртәләр. Җомга кичләрендә яшьләр ындыр артына чыгып күңел ача, гармун моңына кушылып җырлый-бии, күпләр шунда үз парын таба. Хәзер алар шул заманнарны, яшьлек чорын искә алып, бөтен түбән оч кызлары югары оч егетләренә кияүгә чыгып куйдык, дип көлә-көлә искә алалар.
Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда аларның буынына гаять зур авырлыклар кичерергә туры килә. 1947 елда 50ләп яшь кызны Нуриман районына урман кисәргә җибәрәләр. Айлар буена әзерләнгән утынны вагоннарга төяп озаталар. Сәйфар якларыннан алып кайткан агач үсентеләрен басу читләренә утырталар, аларга су сибеп, утап үстерәләр. Ул топольләр әле булса басуларны җил-давылдан саклап гөрләп үсәләр.
Безнең күрше Нәсимә нәнәебез әнә шул кызларның берсе була. 1953 елда югары оч егете Рәискә кияүгә чыга. Холкы белән җитди, техниканы яхшы белгән Рәис колхозга эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Өйләнешү белән йорт төзеп башка чыгалар, ике балага гомер бирәләр, матур гомер кичерәләр. Нәсимә үзе авылның балалар бакчасында пешекче, мәктәптә җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, бәләкәй бакчаларына су сиптергеч куйган елны җиләк уңышын җыеп бетәрлек булмый. Ялгызы торып калгач сыер тотуы авырлаша, кәҗә асрый башлый.
Әлеге вакытта ул кызы Рәвидә һәм кияве Җәмил белән яши.
Балаларына ярдәмләшеп, оныкларын карашып гомер кичерә. Кайчан гына хәл белергә керсәң дә ачык йөз белән каршы ала, төпле киңәшләрен бирә, дини календаре һәрвакыт өстәлендә булыр. 90 яшен тутырган көннәрдә дә камил акыллы, дөньяның ямен, тормышның тәмен белеп гомер кичерүче, тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерүче, Коръән ашларын нурландыручы Нәсимә нәнәебез белән без, күршеләре, горурланабыз, шатланабыз һәм исәнлек теләп юбилее белән тәбрик итәбез.
Лаеклы ялдагы укытучылар Гөлчирә һәм Нәүфәл Хамматовлар