Тумышы белән ул Чишмә районының Бүләкбаш авылыннан. Әти-әнисе гомер буена колхозда эшләгән, әтисе – механизатор, әнисе савучы булган. Улларын да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергәннәр, җаваплылык хисе тәрбияләгәннәр.
Илгиз Ишмаев туган авылында башлангыч сыйныф тәмамлаганнан соң күрше Чувалкип мәктәбендә укуын дәвам итә. Армиядә хезмәт итеп кайткач Уфа автотранспорт техникумына укырга керә һәм 1989 елда механик һөнәрен алып чыга. Авыл хуҗалыгында эшли башлавына 33 ел булган.
Илгиз Ишмаев 9 ел механик булып эшләгән, аннан соң Чишмә МТСында инженер вазифасын башкарган. «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы управляющие булып эшләвенә алты ел булган.
Ул бер дә эшсез торырга яратмый, һәр җирдә өлгерә. Чөнки кояш белән тора, бернинди эштән дә курыкмый. Аның җитәкчелегендә командировкага килүчеләр белән бергә 133 кешедән торган коллектив эшли, ул аларның һәрберсенең кайгысын да, шатлыгын да белә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Управляющий күрше хуҗалыклар белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Фермер Дамир Идиятуллин һәм «Новотроицкий» җәмгыяте управляющие Нәзир Бикмәтов белән үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Илгиз Ишмаев, авыл хуҗалыгында яшь кадрлар күбрәк булсын иде, дип борчыла.
Ул гаиләле кеше, тормыш иптәше Фәһимә Мәхмүт кызы Дурас мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Алар бергәләп Регина һәм Эльвира исемле кызлар үстергәннәр, хәзер оныклары Радмилага шатланып туя алмыйлар.