Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 июнь 2022, 10:35

Яшь фермерлар өчен программа

Чишмә районыннан Айрат Бәширов «Агростартап» бәйгесендә катнашып грантка лаек булды.

Айрат Бәширов кандидатурасы бәйгенең күп таләпләре буенча туры килә
Айрат Бәширов кандидатурасы бәйгенең күп таләпләре буенча туры килә

Ул ит һәм сөт токымлы маллар үстерүгә 2,8 миллион сум акча алды. Яңа эш башлаучы эшмәкәр башта Арслан авылында иткә терлек үстерү белән шөгыльләнергә уйлый. Моның өчен аңа иске дуңгыз фермасы бинасы тапшырылган. Бүген анда тулы куәтенә ремонт бара. Яңгырлар тукталуга Айрат ферманың түбәсен алыштыра башлаган.

– Ашыгырга кирәк, чөнки конкурс шартлары буенча предприятие 18 ай эчендә эшләп китәргә тиеш. Сентябрь аенда ук 20 тана сатып алачакмын, чөнки киләчәктә сөт терлекчелеге белән дә шөгыльләнергә планлаштырам. Хәзер минем 13 баш мөгезле эре терлегем, дүрт атым бар. Проект ахырында 64 баш мөгезле эре терлек булырга тиеш. Бәйгедә икенче тапкыр катнаштым, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бизнес-план төзергә һәм төгәл исәп-хисап ясарга ярдәм иттеләр, – диде ул.

Айрат Газыйм улы «Үсемлекчелек һәм терлекчелек» белгечлеге буенча 112нче һөнәри училищены тәмамлаган, әлеге вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында белем алуын дәвам итә. Ул бәйгенең күп кенә таләпләре буенча туры килә – тракторы һәм манипуляторы бар, арендага җир алынган һәм, иң мөһиме, үз акчасын салган. Чөнки төп шарт – грантка дәгъва итүче проект чыгымнарының кимендә 10%ын түләргә тиеш.

Башкортстанда «Агростартап» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» дәүләт проекты барышында тормышка ашырыла. Ул яшь фермерларга ярдәм итүгә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны арытаба үстерү максатында авыл хуҗалыгына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

Безнең белешмә

2022 елда Башкортстанда яңа эш башлаучы 200 эшкуарның 39ы «Агростартап» программасы буенча грант алган. Ит һәм сөт юнәлешләрендәге мөгезле эре терлек үрчетү проектлары өчен грантлар күләме 5 млн сумга, башка юнәлешләр буенча 3 млн сумга кадәр тәшкил итә. Быел программа буенча дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 125,4 млн сум күләмендә игълан ителгән. 2019–2021 елларда, «Агростартап» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, республикада 232 фермер хуҗалык барлыкка килгән.

Яшь фермерлар өчен программа
Яшь фермерлар өчен программа
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: