Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 июнь 2022, 12:29

Район гәзите һәр йортта булсын!

Күптән түгел Үрге Тирмә Мәдәният йортында Әбүнәче көне үтте. Тирмәлеләр янына кунакка «Родник плюс»–«Чишмә» гәзите журналистлары Гүзәл Ибраева белән Елена Дибаева бардылар. Чарага район басмасының хөрмәтле һәм тугры укучылары җыелды.

Район гәзите һәр йортта булсын!
Район гәзите һәр йортта булсын!

Күптән түгел Үрге Тирмә Мәдәният йортында Әбүнәче көне үтте.

Тирмәлеләр янына кунакка «Родник плюс»–«Чишмә» гәзите журналистлары Гүзәл Ибраева белән Елена Дибаева бардылар. Чарага район басмасының хөрмәтле һәм тугры укучылары җыелды.

– Район гәзитеннән башка буламы соң?! Мин «Сталинчы» ярдәмендә укырга да өйрәндем. Апаларым, мәктәпкә киткәндә миңа гәзит калдырып, берничә җөмләсен күчереп язарга кушалар иде. Тырышып-тырышып хәрефләр яза идем. Район гәзите «Ленин юлыннан» дип аталганда да, хәзер дә укыйбыз, – дип хатирәләре белән уртаклашты 83 яшьлек Әнвәр Галикәев.

– Җәй басу эшләре барганда агитаторлар аны төшке аш вакытында укыйлар, райондагы кыр эшләре барышы белән таныштыралар иде, – дип искә алды хезмәт ветераны Зөфәр Рәҗәпов. – Безгә бүген дә авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләр якынрак. Гәзитләрне җыеп барам һәм кышкы озын кичләрдә тагын бер мәртәбә караштырып чыгам, – диде ул.

«Район гәзите – һәр йортка» чарасы хәбәрчеләр һәм гәзит укучылар арасында диалог рәвешендә үтте, җанлы аралашу концерт номерлары белән чиратлашып барды. Мәдәният йорты директоры Флорида Байкова район гәзите вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Башкортстанның киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне белән котлады. Китапханәче Рәзилә Халитова халык шагыйре Рәми Гариповның журналист эшенә багышланган «Юллар» шигырен укыды. Бәйрәмдә Альбина Әбуталипова, Зәбирә Низаметдинова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр, матур биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясаучылар булды.

Гәзиткә булган карашларын белдерергә һәм үз тәкъдимнәрен әйтергә теләүчеләр дә күп булды. Фәрит Бикбулатов гәзит редакциясен районда булган вакыйгаларны вакытында яктыртканы өчен мактады, аны элеккечә атнага ике тапкыр бастырырга тәкъдим итте. Фәния Чембарисова пенсионерларга төрле льготалар һәм, әйтик, аларның хокуклары турында аңлатучы рубрика ачарга киңәш итте.

– Гәзит тормышыбызның бар якларын чагылдыра. Минем фикеремчә, аның битләрендә реклама да, игъланнар да, котлаулар да кирәк. Чөнки аны район турында бар мәгълүматны гәзиттән укып белүче өлкәннәр укый, – диде ул.

Авылның хат ташучысы Альмира Ибраева район гәзитенә язылуга йомгак ясады. Чара барган арада «Чишмә» гәзитенә 22, ә «Родник плюс»ка дүрт кеше язылды. Алар арасында призлар уйнатылды, бүләккә савыт-саба, вазалар, чынаяклар һәм касәләр отучылар булды. Әнвәр Галикәев, Зөфәр Карачурин, Газимә Галикәева, Заһит Рәҗәпов һәм Фәрит Бикбулатов призлар алдылар.

Татар халкының гореф-гадәте буенча мәдәният хезмәткәрләре кунакларны мул табын артына чакырдылар, тәмле пылау белән сыйладылар һәм пироглар белән чәй эчерделәр. Ә редакция хезмәткәрләренә күчтәнәчкә кузгалаклы һәм җиләкле пирог җибәрделәр.

Мәкаләбез ахырында хөрмәтле укучыларыбызга гәзиткә язылу кампаниясенең тәмамланып килүен искә төшерәбез, шуңа күрә вакытында язылып калырга ашыгыгыз!

Район гәзите һәр йортта булсын!
Район гәзите һәр йортта булсын!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: