Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 июнь 2022, 18:36

Хөрмәтле укытучыга – 90 яшь!

Сафар авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Кифая Монзарова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле укытучыга – 90 яшь!
Хөрмәтле укытучыга – 90 яшь!

 

 

 

 

Сафар авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Кифая Монзарова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан аны котлау өчен район ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин бардылар.

– Кифая Гаймалетдин кызы безне татар теленнән укытты. Безнең сыйныфта 30–32 укучы булуына карамастан, аның дәресләрендә тавышланып һәм шаярып утырмадык. Ул бервакытта да безгә тавыш күтәрмәде, тиргәмәде – безнең дә аның кәефен бозасыбыз килмәде, тыныч кына утырырга тырыштык, чөнки хөрмәт иттек. Дәресләрен ул безгә сәламәтлек теләп башлый иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Илдар Усман улы.

К. Монзарова район мәктәпләрендә 36 ел эшләгән – хезмәт юлын Чувалкипта пионервожатый булып башлаган, арытаба җиде ел Арсланда, лаеклы ялга чыгар алдыннан 20 ел Сафар мәктәбендә укыткан.

– Сафар мәктәбендә эшләгән чорда колхоз радиосыннан тапшырулар алып бардым. Башта мәгълүмат җыя, аннары сценарий төзи идем. Мәктәптә агитбригада оештырып, концерт программалары һәм спектакльләр белән басуларга һәм авылларга барып чыгыш ясый идек, – дип искә алды Кифая Гаймалетдин кызы.

Кифая апа тумышы белән Калмаш авылыннан. Әти-әнисе колхозчылар булганнар. Яшьтәшләре кебек ул да сугыш чорында басуда эшләгән, бригадир ярдәмчесе дә булган. Бервакыт аңа кырда эшләгән хатын-кызларга эш көне өчен калаклап он таратырга кушканнар, ул вакытта иң кадерле булган ризык салынган төргәкне тапшырып, барысына да җитәрлек булсын дигәннәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Кифая апа әлеге очрак турында сөйләгәндә, төргәкне ничек итеп сак кына кулына алуын күрсәтте.

– Онны таратып беткәндә өч хатынга җитмәве билгеле булды. Калактагы онны өеп бирергә түгел, өстен сыпырып төшерергә кирәк булган икән (ул бу хәрәкәтен дә сак кына, ипигә карата ихтирам белән күрсәтте). Елый башладым, бригадир янына барып барысын да сөйләп бирдем. Ярый әле, Мансур абый әйбәт кеше иде, үз өлешен миңа бирде, шулай ук гаилә әгъзаларының һәм үз өлешемне дә өстәп илтеп бирдек. Үзебез онсыз калдык, аның каравы, нахак сүз ишетмәдем, дип хатирәләре белән уртаклашты Кифая апа.

Ул чор кешеләре авырлыкларны күп күргән – ачлык-ялангачлык кичергән, әмма кеше булып кала белгән.

– Балаларымның кадер-хөрмәтен күреп яшим, укучыларым да хәлемне белеп торалар. Барысы өчен дә язмышыма рәхмәтлемен, – диде Кифая апа.

Тормыш иптәше Фәрит белән ул өч бала тәрбияләп үстергән, зур кызы балалар табибы, икенчесе сәүдә өлкәсендә эшли, улы – һөнәре буенча укытучы. Кифая апа әнисен һәм каенанасын хөрмәтләп соңгы юлга озаткан. Укучылары, хезмәттәшләре һәм туганнары аңа киңәш сорап килә. Киләчәккә планнары да күп. Бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очрашып хатирәләр кичәсе үткәрергә тели.

Кайчакта мин кешенең исеме холкына һәм язмышына тәэсир итәдер, дип уйлыйм. Гарәп теленнән алынган Кифая исеме уңышка ирешүче, иҗади, сәләтле һәм булдыклы дигән төшенчәгә ия. Шундый исемле кешеләр кайгыртучан, ярдәмчел һәм башкаларның хәленә керә белүчән булалар. Шуңа күрә дә Кифая Гаймалетдин кызын белгән һәркем аны яхшы яктан гына искә ала. Бу көнне юбилярга багышлап бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, котларга килүчеләр аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Хөрмәтле укытучыга – 90 яшь!
Хөрмәтле укытучыга – 90 яшь!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: