Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 июнь 2022, 13:15

Җир сөргән, чәчкән, юллар төзегән

Күптән түгел Яңа Муса авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Фәрит Мөхәрәмов 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән тәбрик итү өчен район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев килделәр.

Җир сөргән, чәчкән, юллар төзегән
Җир сөргән, чәчкән, юллар төзегән

Күптән түгел Яңа Муса авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Фәрит Мөхәрәмов 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Аны олуг юбилее белән тәбрик итү өчен район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев килделәр. Алар хөрмәтле ветеранга Рәсәй Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын тапшырдылар, ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

– Сез олы тормыш юлы үткәнсез, гомерегезне туган илгә хезмәт итүгә багышлагансыз, районның авыл хуҗалыгын күтәрүгә өлеш керткәнсез. Хезмәтегез онытылмый. Без сезнең белән горурланабыз, – диде Ришат Әнис улы.

Фәрит Мөхәрәмов тумышы белән Иске Муса авылыннан. 1944–1948 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

Хәрби хезмәттән кайтканнан соң гомер буе «Заветы Ильича» колхозында механизатор булып хезмәт куйган.

– 46 ел чылбырлы тракторда эшләдем – җир сөрдем, иген чәчтем. Ике ел рәттән безне, механизаторларны, урак чоры тәмамланганнан соң юл салырга командировкага җибәрделәр. Мин үзем Новотроицкий – Бабик һәм Сәйран – Келәш авыллары арасында шоссе юл салуда катнаштым, хәзер инде анда асфальт юллар. Тормыш иптәшем белән 70 ел бергә гомер кичердек, аның вафатыннан соң улым белән яшим, – дип үз тормышы турында сөйләде ветеран.

1954, 1955, 1957 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә, 1956 елда Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашкан. 1975 елда районның алдынгы тракторчысы дип танылган. Намуслы хезмәте өчен СССРның югары бүләкләре – Хезмәт Кызыл Байрак һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән.

Җир сөргән, чәчкән, юллар төзегән
Җир сөргән, чәчкән, юллар төзегән
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: