Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 Май 2022, 13:36

Әлфия Вәлиева: Кешеләр үзара ихтирамлы булса, аварияләр дә азрак булыр иде

25 майда Эчке эшләр министрлыгы системасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәте оешуга 90 ел тулу билгеләп үтелде. Чишмә районында бу эш белән Әлфия Вәлиева шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, аның да юбилей елы – әлеге тармакта эш башлавына быел 15 ел булган. 

Әлфия Вәлиева: Кешеләр үзара ихтирамлы булса, аварияләр дә азрак булыр иде
Әлфия Вәлиева: Кешеләр үзара ихтирамлы булса, аварияләр дә азрак булыр иде

25 майда Эчке эшләр министрлыгы системасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәте оешуга 90 ел тулу билгеләп үтелде.

Чишмә районында бу эш белән Әлфия Вәлиева шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, аның да юбилей елы – әлеге тармакта эш башлавына быел 15 ел булган. 

Ул Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә эшкә килгәндә коллективта гел ир-атлар гына эшләгән һәм районның ДАИ начальнигы Ирек Янбарисов, юл кагыйдәләре турында җентекләп аңлатырга кирәклеген күз уңында тотып, аңа: «Хәзер безнең районның барлык балалары – синең балалар инде!» дигән. ЮХИДИнең Чишмә район бүлекчәсендә тәүге хатын-кыз-инспектор шул рәвешле хезмәт юлын башлаган.

Аның бурычы да башка юл инспекторларыныкы кебек: юлларда кизү тора, тәртип бозучыларны туктата, юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга бара. Шуңа өстәп яшьләр һәм өлкәннәр арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча эш алып бара. Ә бу исә уку йортларында, предприятиеләрдә, оешмаларда, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату буенча үзенчәлекле эш рәвеше.

Әлфия Вәлиева мәктәптә укыганда ук полициядә эшләргә хыялланган, аңа аларның формасы һәм әлеге структурадагы тәртип ошаган. Тик Башкорт дәүләт педагогия институтына, башлангыч сыйныфлар факультетына укырга кергән. Югары уку йортын тәмамлагач районга кайткан һәм поселокның икенче мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган. Сигез елдан соң мәгариф идарәсенә методист булып килгән. Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор вазифасын тәкъдим иткәч, хыялы тормышка ашуын аңлаган. Аның 2007 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, эш башлавы да символик мәгънәгә ия.

– Шуннан бирле, 15 ел дәвамында бер генә тапкыр да үкенгәнем юк, бу минем эш! – ди полиция капитаны Вәлиева, – тик кыен яклары да бар – авария булган урыннарга бару психологик яктан авыр, һәм моңа күнегеп булмый. Юл-транспорт фаҗигаләре, кешеләрнең, бигрәк тә балаларның һәлак булуын күрү бик авыр.

Пропаганда эшен алып баручы кеше белемле, итагатьле, аралашучан, төрле яклап үсеш алган, һәм башкаларга карата игътибарлы һәм әдәпле булырга тиеш, дип саный Әлфия Марат кызы.

Әлбәттә, бер инспектор гына барлык хокук бозучылар белән дә эш итә алмас иде, шуңа күрә аның үз командасы бар. Һәм, әлбәттә инде, киңкүләм мәгълүмат чаралары – телевидение, гәзит, хәзер инде социаль челтәрләр белән хезмәттәшлек.

Әлфия Марат кызы балаларны яхшы мөнәсәбәткә өйрәтергә кирәк, дип саный, чөнки кешеләр үзара ихтирамлы һәм әдәпле  булсалар, аварияләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да әзрәк булыр иде.

Әлфия Вәлиева: Кешеләр үзара ихтирамлы булса, аварияләр дә азрак булыр иде
Әлфия Вәлиева: Кешеләр үзара ихтирамлы булса, аварияләр дә азрак булыр иде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: