Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 Май 2022, 09:25

Сергей Денисов: Ниһаять, картәтиле булдым

– Хәтеремдә, балачактан ук картәтиләре булган малайлардан көнләшә идем. Алар миннән күпкә бәхетлерәк булгандыр – чөнки мин алар кебек аны кочаклый, тәэссоратларым белән уртаклаша, сөйләшә алмадым... Сугыш мине бу бәхеттән мәхрүм итте... Сергей Денисов беркайчан да күрмәгән картәтисе турында сөйләгәндә бик дулкынлана.

Сергей Денисов: Ниһаять, картәтиле булдым
Сергей Денисов: Ниһаять, картәтиле булдым

– Туксанынчы еллар ахырында гына архив документлары буенча картәтием Сергей Иванович Денисовның 1942 елның 20 мартында Ленинград янында һәлак булуы ачыкланды. Ә кайда җирләнүе турында бернинди мәгълүмат та табып булмады. Һәлак булган урыннан тыш, фоторәсемнәре дә, башка мәгълүматлар да юк иде, – ди ул.

Һәм менә узган елның августында Чишмә районы хакимиятенә шалтыраталар. Эзтабарлар белән хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин сөйләшә. Алар «Рәсәйнең эзләү хәрәкәте» Гомумрәсәй иҗтимагый хәрәкәтенең Новосибирск төбәге буенча эзтабарлар отрядының Ленинград өлкәсендә һәлак булган совет сугышчылары җирләнгән урын табылуы турында хәбәр итәләр. Медальоннар да табыла, шуның буенча тумышы белән БАССРдан булган өч солдатның шәхесе ачыклана (редакция искәрмәсе). Алар үлем медальоны дип тә аталган. Солдатларның күбесе әлеге медальонга исем-фамилияңне язып салсаң, һичшиксез, үтерәчәкләр дигән хорафатка ышанганнар. Шуңа күрә күпләр анда тоз, шырпы салып, энә савыты итеп йөрткән, ягъни медальонны төрле кирәк-ярак-лар өчен кулланганнар, кайчакта исем язып салынганнарының кәгазьләре дә вакыт үтү белән яраксыз хәлгә килгән. Медальоннарның берсе 1907 елда БАССРның Чишмә районы Питрәй авылында туган, 1942 елның 20 мартында Ленинград өлкәсендә һәлак булган солдат Сергей Денисовныкы.

Илдар Әсәдуллин аның Питрәй авылында яшәүче оныгы Юрий Денисов белән элемтәгә керә. Кече оныгы Сергей Денисов сөйләвенчә, башта, бәлки ул түгелдер, фамилиясе генә охшаштыр, дигән шик була.

– Шуннан соң Илдар Фәүзи улы картәниебезнең исем-шәрифләрен сорады. Чөнки идентификацион язмада аның турында да мәгълүмат бар. Һәм барысы да туры килә – Марина Ивановна – ул безнең картәни һәм Сергей Иванович Денисов Чишмә районы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алынган. Хәрби юлын 11нче укчылар дивизиясенең 320нче укчылар полкы составында узган.

Аннары эзтабарлар минем абыем Юрий белән элемтәгә керделәр, – дип дәвам итте әңгәмәне Сергей Денисов, – һәм 2022 елның 8 маенда Ленинград өлкәсенең «Новая Малукса» мемориалында рәсми җирләү датасы турында хәбәр иттеләр. Без, һәлак булган солдат Сергей Иванович Денисовның якыннары, узган елның августыннан башлап әлеге истәлекле көнне көтеп яшәдек, – дип искә ала Сергей.

– Туганнарыбыз 80 ел буена көткән бу яңалыктан соң бөтен тормышым үзгәрде. Билгеләнгән көнне, 8 майда, мин, абыем Юрий һәм туганыбыз Татьяна Малуксада идек инде. Анда искиткеч кешеләр белән таныштык. Чөнки алар – эзтабарлар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны эзләп табып исемнәрен ачыклау өчен ел әйләнәсенә – эсседә дә, суыкта да сугыш үткән урыннарга баралар. Алар «Сугыш соңгы солдат күмелгәнчегә кадәр тәмамланмаган», – дигән девиз белән яши... Кулларына көрәк алалар да, карталар һәм архив документлары белән коралланып, хәбәрсез югалган, әмма онытылмаган солдатлар яткан элекке сугыш кырларына юл тоталар. Безнең картәтинең медальонын ундүрт яшьлек Даша тапкан. Без аның белән видео аша элемтәгә кереп, бәяләп бетергесез эше өчен рәхмәт белдердек. Новосибирскта яшәүче яшь кенә кыз баланың әти-әнисе белән бергә эзтабарлар эшендә катнашуына гаҗәпләндек. Аның әйтүенчә, эзтабарлар өчен иң мөһиме – һәлак булган солдатларның шәхесен билгеләү генә түгел, ә герой-сугышчыларның каберләренә килеп искә алу өчен туганнарын табу.

Җирләү көнендә мемориалга бик күп халык җыелган иде. Ул якларда сазлыклы җир булса да, мемориалның тирә-юне каралган, тантаналы төстә матур күренә иде. Ачыклануынча,  митинглар биредә ел саен оештырыла. Бик дулкынландыргыч булды. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Барлык эзтабарларга шундый изге эш башкарулары, бу як халкына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсебез килә. Картәтинең оныгы булу хисе бүләк иткән өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Мин үз картәтиемне таптым! Моны алдан тойдым кебек, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Сергей Денисов.

Сергей Денисов: Ниһаять, картәтиле булдым
Сергей Денисов: Ниһаять, картәтиле булдым
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: