Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 Май 2022, 09:36

Икътисадчы – яшелчә үстерүче

Ярми авылыннан Гөлназ Галикәева элек икътисадчы булып эшләгән. Тик бервакыт утырып исәпләгәч һәм гаиләсе белән җыелып киңәшләшкәч, җир участогы да җитәрлек дип теплицалар алырга булганнар.

Икътисадчы – яшелчә үстерүче
Икътисадчы – яшелчә үстерүче

Базар хәлләрен өйрәнгәч һәм яшелчә үстерү серләре турында бик күп әдәбият укыганнан соң кыяр үстереп карарга булганнар.

Гөлназ үзе теплица хуҗалыгы үсеш алган Туймазы районыннан. Тик анда уңыш алу сере белән берәү дә уртаклашырга ашыкмаган шул. Шуңа күрә алар һәр яз саен нәрсәнедер үзгәртеп яки камилләштереп үз тәҗрибәләренә таяналар.  Яшелчәләрне һәркем үстерә ала, әмма югары уңыш алуга ирешү  бер дә җиңел эш түгел.

Галикәевлар дүрт ел элек сутый ярым җирдә кыяр үстерә башлаганнар. Бу язда мәйданнарны арттырганнар, өч сутыйлык яңа теплица төзегәннәр һәм 700 данә кыяр утыртканнар. Бу эштә гаиләнең һәр әгъзасы катнаша. Гөлназ ире белән көннәр буена теплицада мәш килә.

– Кыяр караганчы бала карау күпкә җиңелрәк, – ди алар бертавыштан. – Барысын да – һава, туфрак һәм су температурасын, вентиляцияне исәпкә алырга кирәк... Теплицага начар кәефтә кермибез, кыярларыбыз музыка астында гына үсә.

Балаларның вазифасы – утау. Тугыз яшьлек Давид һәм унике яшьлек Карина май бәйрәмнәрендә биш көн рәттән кул белән чүп утаганнар, чөнки кәтмән белән үсемлекләрнең тамырына зыян китерергә мөмкин.

Алдагы елларда беренче уңышны 15 апрельдән соң җыйган булсалар, быел исә 28 апрельдә генә җыеп алганнар.

– Сарафан радиосы һәм интернет ярдәмендә сату белән проблемалар юк, – ди Гөлназ. – Тик сатып алучыларга шуны әйтеп куйыйм: безнең базарда Туймазы һәм Чишмә кыяры дип, читтән кайтарып сатулары да бар. Тышыннан карап белеп булмый, аермасы юк диярлек, әмма тәме буенча калыша. Безнекен, нигездә, Чишмә поселогындагы кибетләр күпләп сатып ала, өйдән дә килеп алучылар бар.

Уңыш тулысынча һава торышына бәйле. Кояшлы аяз көн булса, көнгә икешәр тапкыр, болытлы булса, бер тапкыр җыябыз. Әлеге вакытта килограммын 100 сумнан сатабыз. Безнең кыярлар Голландия сортлы, алар яшел килеш ашауга гына түгел, тозлауга да бара.

Галикәевлар киләчәктә арендага җир алу хисабына теплица мәйданнарын арттырырга телиләр, әмма әлегә килеп чыкмый. Теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була, димәк, әлегә вакыты җитмәгән, дип үзләрен тынычландыра яшелчә үстерүчеләр. Якын киләчәктә аларның тагын берничә проектларын тормышка ашырып карыйсылары килә.

Икътисадчы – яшелчә үстерүче
Икътисадчы – яшелчә үстерүче
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: