1939 елда армиягә алына. Сугыш башлангач, 1941 елның августында тизләтелгән командирлар курсларын тәмамлый. Кременчуг шәһәрен саклауда катнаша, 81нче аерым тимер юл батальонының юлчылар отделениесе командиры тормыш өчен мөһим объектларны, җимерелгән күперләрне һәм юлларны саклап һәм янәдән тергезеп күп чакрымнар үтә. Ватан сугышы ордены, «Мәскәү оборонасы өчен», «Батырлык һәм кыюлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.