Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
13 Май 2022, 14:39

14 яшендә медаль алган

Әлеге сурәттән безгә «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медален алырга дип район үзәгенә килгән 14 яшьлек үсмер егет карап тора. 

14 яшендә медаль алган
14 яшендә медаль алган

Фотосурәтнең  арткы ягына ул: «1946 ел, сентябрь. Кәбиров Фәүзи. Свитер һәм шарф – Америкадан бүләк. Сугыштан соң кешеләргә тараттылар, мине дә бүләкләделәр» дип язып куйган.

1943 елда 11 яшьлек малайга мәктәптә укуын ташлап ат караучы ярдәмчесе булып эшкә урнашырга туры килә. 1952–1955 елларда Германиядә хезмәт итә. Аның эш стажы 57 ел тәшкил итә. Бүген аңа 89 яшь. Хезмәт һәм сугыш ветераны Фәүзи Кәбиров лаеклы ялга чыкканнан соң туган авылы Ибраһимга кайткан. Ул укучылар белән мәктәптә яки Мәдәният йортында узган очрашуларга бара, үзе машина йөртә.

14 яшендә медаль алган
14 яшендә медаль алган
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: