Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 Май 2022, 15:05

Онытылмас еллар...

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән.

Борис Шмелев (фотода өске рәттә уртада) КПССның 28 съездында делегатлар белән
Борис Шмелев (фотода өске рәттә уртада) КПССның 28 съездында делегатлар белән

Чишмә поселогында яшәүче Борис Шмелевка да бу авыр елларны күрергә туры килә. Ул Бүздәк районының Казансу авылында 1944 елның 5 гыйнварында, сугыш бетәргә ел ярым кала дөньяга килә. Әтисе 1939 елда фин сугышында катнашып яраланганга күрә, Бөек Ватан сугышына алынмый, бик иртә – 50 яшендә бакыйлыкка күчә, ул вакытта Бориска 14 кенә яшь була. 

– Бер ягы агачтан, икенчесе саман кирпечтән төзелгән йортта яшәдек. Мичкә кизәк һәм салам яктык. Авылга 1959 елда гына ут керде һәм радио тыңлау мөмкинлеге барлыкка килде, безнең хәтта «Тула» дигән радиоалгычыбыз да бар иде. Өй эче керосин лампасы ярдәмендә һәм чыра яндырып яктыртылды, – дип искә алды Борис Федорович.

Ул 1951 елда беренче сыйныфка укырга бара, сугыштан соң халык фәкыйрь яши – дәфтәрләр дә, дәреслекләр дә булмый. Бишенче сыйныфтан соң Казансудан биш чакрым ераклыктагы Михайловка авылында җидееллык мәктәптә белем ала. Һава торышы нинди булуга карамастан, көн саен җәяү йөреп, мәктәпне уңышлы тәмамлый.

– Укырга яраттым, әти-әни безнең өчен «Пионерская правда» гәзитенә язылу җаен таба иде, мин аны башыннан азагына кадәр кызыксынып укый идем. 12 яшьтән колхозда эшли башладым. Ат бирделәр. Үзем кебек малайлар белән печән әзерләүдә катнаштым – чүмәлә тарттыргыч белән печән ташыдым. Бу эш безгә бик ошый иде, чөнки колхозда печән чорында сарык суеп, токмачлы аш пешерәләр иде. Без аны бик тәмләп сыпыртып куя идек, чөнки өйдә итле аш сирәк эләгә.

Урак чорында ашлык сугу машиналары янына көлтә ташыдым, соңрак «Сталинец-6» комбайннары барлыкка килде. Басудан тузан туздырып китеп барган комбайн турысына туктыйм, дилбегә муенда, кызлар ат арбасына ашлык тутырылган капчыкларны ташлыйлар. Мин, көчем булмаса да, аларны арбага бушатып ындыр табагына илтәм. Ашлык коры булса ярый да бит, ә дымлы булса, бушатуы бигрәк тә авыр иде. Көн буена чык төшкәнче шулай эшлисең. 

Авызга бер тәгам ризык капмаган чаклар да булды. Колхоз бер хезмәт көненә 200 грамм ашлык бирде, шуңардан он тарттырып, икмәк пешердек. Колхозда эшләгән өчен акча түләнмәде, эш хакы 1961 елда гына бирелә башлады. Авылдан китәргә рөхсәт юк, армиягә алсалар яки укырга керсәң генә китә аласың. Әлеге вакытта Казансу авылы җир йөзендә юк инде, халкы таралып бетте, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

1959 елда Борис Федорович статистика техникумына укырга керә. 1963 елда бухгалтер-плановик белгечлеге ала һәм Стәрлетамакка эшкә җибәрелә. Аннары бухгалтер, соңрак Благовар районында райсельхозтехникада икътисадчы булып эшли, ә 1968 елда аны Чишмәгә райсельхозтехникага икътисадчы итеп күчерәләр. 23 ел буена Дәүләт банкы управляющие булып хезмәт куя. Ул «Башкортстанның атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була.

Борис Федорович гомере буена җәмәгать эше алып бара – профком рәисе була, биш чакырылыш район Советы депутаты итеп сайлана. Бюджет һәм сәүдә буенча комиссиягә, сайлау штабына җитәкчелек итә, район Советы рәисе итеп сайлана. КПССның соңгы 28 съездында республика делегаты буларак катнаша. 

Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстереп, тормыш юлына аяк бастыра.

Онытылмас еллар...
Онытылмас еллар...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: