Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 Май 2022, 10:20

Карт бабам турында белергә телим

Элина Школьная, Чишмә поселогы Без гаилә тарихын хөрмәт белән искә алып, буыннан буынга тапшырабыз.

Карт бабам турында белергә телим
Карт бабам турында белергә телим

Балаларны да кече яшьтән шуңа өйрәтәбез. Кайбер хатирәләрне ишетеп беләбез, ата-бабаларыбыз, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбыз турында архивлар аша мәгълүмат туплыйбыз. Тормыш иптәшем Вадимның карт бабасы турында мәгълүмат бик аз иде. Архив материалларын эзләргә туры килде. Һәм менә без нәрсәләр таптык.

Рядовой кызылармеец Михаил Александрович Демихов тумышы белән Архангель өлкәсеннән булган. Сугышның икенче көнендә аны хәрби комиссариатка чакырып алалар һәм Ленинград фронтына озаталар. Ул «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән.

Кызыл Байраклы 131нче Ропшин исемендәге укчылар дивизиясендә хезмәт итә, 225нче аерым медик-санитар батальонында шофер була. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы» дип аталган электрон документларда (хәрби архивларда булган бөтен документлар шунда кертелә) түбәндәге мәгълүматны таптык.

Анда болай дип язылган: «Нарва елгасының сул як ярындагы плацдармны киңәйтү өчен барган сугышларда шофер булып эшләгән иптәш М. А. Демихов дошман уты астында 263 яралыны, ә операция башында тәүлек буе йокысыз һәм ялсыз көе тагын 730 кешене медсанбатка илткән. Үз инициативасы белән яу кырыннан 12 яралыны алып чыгып, медсанбатка озаткан. «Батырлык өчен» медаленә лаек».

1945 елда Михаил Демихов авыр яраланып госпитальгә эләгә. Кызганычка каршы, җәрәхәтләре төзәлерлек булмый, сугыш тәмамланып өч көн үткәннән соң вафат була.

Улыбыз Артем әле булса карт бабасының фотосын таба алырбыз дип өметләнә – үзендә аңа охшаш йөз чалымнарын табарга тели. Әле аңа сигез яшь, поселокның 1нче урта мәктәбендә икенче сыйныфта укый. Архивта карт бабасы турындагы язмалар табылганнан соң тарихка мөнәсәбәте үзгәрде. Быел ул бик дулкынланып Бөек Җиңүгә багышланган олимпиадада катнашты.

Без бөтен гаиләбез белән балаларның карт бабаларының фотосын табарга һәм аны «Үлемсез полк» йөрешендә горурлык белән күтәреп барырга телибез. Бөек Ватан сугышында һәлак булган Совет армиясе солдатларын хөрмәт белән искә алып баш иябез.

Карт бабам турында белергә телим
Карт бабам турында белергә телим
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: