Тумышы белән ул Чувалкип авылыннан, армиядә хезмәт итеп кайткач, Учалы тау-баектыру комбинатына эшкә урнашкан. Үзенең мәхәббәтен – Пермь кызы Фәнисәне дә шунда очраткан. Ул да укуын тәмамлаганнан соң әлеге шәһәргә эшкә килгән булган. 1972 елда ике яшь йөрәк язмышларын бергә бәйләгәннәр.
– Зәнфир шахтер, ә мин шахтада кран машинисты булып эшләдем, – дип искә алды Фәнисә апа.
Бөтен дөньяны тет-рәндергән Чернобыль авариясе бу бәхетле гаиләгә дә кагыла. 1989 елда Зәнфир абый әлеге һәлакәтнең авыр нәтиҗәләрен бетерү операциясендә катнашкан.
– Ай буена Тоцк шәһәрендә өйрәнүләрдә булдык, ә аннары Чернобыльга җибәрделәр. Фаҗига булган урыннан 30–40 километр радиустагы урманнарны һәм кырларны чистарттык, анда алты ай булдык. Барыбыз да безгә йөкләтелгән җаваплылыкны аңлап эшләдек, – диде ул дулкынланып.
Габидуллиннар лаеклы ялга чыккач, туган якка күчеп кайтканнар. Чишмә авылында
зур йорт салып кергәннәр. Аларның ике балаларының хәзер үз гаиләләре бар, уллары Наил династияне дәвам итеп әти-әнисенең һөнәрен сайлаган, шахтер булган, ә кызлары Эльвира техникумда кадрлар буенча белгеч булып эшли.
– Яхшы яшибез – авылыбыз елдан-ел матурлана, күршеләребез белән дустанә мөнәсәбәттәбез, балалар кайтып йөриләр. Бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк! – диләр Зәнфир һәм Фәнисә Габидуллиннар.