Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
26 апрель 2022, 15:08

Геройлар онытылмый

13 апрельдә район музее хезмәткәрләре Яңа Ябалаклы авылына, Чечня Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 1995 елда һәлак булган Азамат Нуриевның әнисе янына бардылар.

Динә Нуриева улының шәхси әйберләрен районның Тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшырды
Динә Нуриева улының шәхси әйберләрен районның Тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшырды

Динә апа улының шәхси әйберләрен Чишмә районының Тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшырды.

Азамат 1975 елның 27 августында Яңа Ябалаклы авылында, хезмәт сөючән Әмирхан һәм Динә Нуриевлар гаиләсендә туа. 1982 елда Дурас мәктәбенә укырга керә, анда унбер сыйныф белем ала. Азамат алтынчы-җиденче сыйныфтан ук колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәптә аны сәләтле, ярдәмчел, ихтирамлы укучы буларак искә алалар. Ул спорт ярышларында катнаша, тормыш сөючән һәм шат күңелле егет була. Бишенче сыйныфтан шигырьләр иҗат итә. Блокнотка язылган шигырьләренең күбесе сакланган.

Уфада автомәктәп тәмамлаганнан соң ул, туган авылына кайтып, Чапаев исемендәге колхозга тракторчы булып эшкә урнаша, намус белән эшли. 1993 елның 18 декабрендә армиягә алына. Самара өлкәсендә хезмәт итә башлый. 1994 елда аларны Чечняга җибәрәләр. Азамат санчастьта шофер булып хезмәт итә. Өйгә язган хатында хәрби задание үтәүләре, яралыларны коткарырга булышулары турында хәбәр итә. Солдатлар тормышы турында шигырьләр дә яза. 1995 елның апрель башларында аларның частен Самарага кайтарырга булалар.

– 12нче апрель безнең гаиләгә кайгы килгән көн. 27 ел элек бу көнне улыбыз вафат булды, – диде Динә апа.

– Ул батырларча һәлак булган. Азамат хезмәт иткән часть Чечня Республикасы территориясеннән чыга. Кайткач, тәртипкә китерү өчен, хәрби техниканы бушаталар. Бер танкка, төзек булмау сәбәпле, ут каба. Ут бөтен техниканы ялмап алса, сугыш кораллары шартлау хәвефе туа. Шуңа күрә танкны читкәрәк тарттырырга кирәк була. Шулай эшлиләр дә, тик Азамат тросны ычкындырганда шартлау яңгырый һәм снаряд кыйпылчыгы эләгә. Егет һәлак була, әмма аның тырышлыгы аркасында иптәшләре исән кала һәм хәрби техникага зыян килми. Намуслы балалар тәрбияләп үстергән Динә апа һәм Әмирхан абыйны авылда хөрмәт итәләр, – дип сүзгә кушылды Дурас авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнил Заманов.

Азамат Нуриев фидакарьлеге, батырлыгы, хәрби бурычын кыю һәм тәвәккәл үтәгәне өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

– Ул көнне аңардан хат килде, ул анда Самарага кире кайтулары турында язган иде. Барыбыз да бик шатландык. Хатында шаяртып, күп итеп чәй әзерләп куегыз, бергәләп тәмләп чәй эчәрбез, тиздән кайтып җитәм, дип тә өстәгән, хезмәттәшләре белән бергә төшкән фотосын да салып җибәргән иде, – дип сөйләде Динә апа күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Күп еллар үтүгә карамастан, улыбызны югалту хәсрәте кимеми, егерме яше дә тулмаган иде бит. Игътибарлы һәм хезмәт сөючән иде ул. Уфада укыганда беркайчан да буш кул белән кайтып кергәне булмады, гел күчтәнәчләр алырга тырыша иде. Ә колхозда эшләгәндә миңа басу читеннән җир җиләкләре, кыр чәчәкләре, урман аша кайтканда дару үләннәре, миннек алып кайтты. Картлардан тал чыбыгыннан кәрзиннәр һәм кош оялары үрергә өйрәнгән иде. Хезмәт хакы тоткарланган катлаулы 90нчы елларда Дим буенда үскән тал чыбыкларын җыеп, алардан кәрзиннәр, тавык һәм каз оялары үреп, күрше авылларга барып сатты. Шулай итеп, кече яшьтән үк акча эшләде.

– Кул эшләренә дә оста булды, «инглиз резинкасы» дигән бәйләү ысулына да өйрәнде. Үзенә шул чорда модада булган чуклы озын ак шарф бәйләде. Ул армиягә киткән 1994 елның 18 декабре бик салкын көн иде, шул шарфны бәйләп китте, чәчләре һәм кашлары кара булгангамы ак шарфы үзенә бик килешеп тора иде. Әле дә күз алдымда, – дип сөйләде апасы Гөлнур.

– Үткән елда Әмирхан абый да вафат булды, Динә апа ялгызы яши, әмма балалары еш кайтып йөри. Без дә хәлен белешеп торабыз, – диде Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов. – Озакламый Андрей Исаев җитәкчелегендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район советы  һәм Әлфир Сафиуллин җитәкчелегендәге «Хәтер» җәмгыяте тарафыннан Азамат Нуриев каберенә яңа һәйкәл куелачак. Геройларны онытырга тиеш түгелбез. Музей хезмәткәрләре Динә Нуриевага герой улы турында экспозиция оештырырга вәгъдә иттеләр, анда Азаматның шәхси әйберләре куелачак.

Геройлар онытылмый
Геройлар онытылмый
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: