Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 апрель 2022, 12:30

Илдар Янбарисов: Тырышсаң, бөтен шартлар бар

Җир авыл халкының күпчелеге өчен туендыручы булып тора. Чишмә авылыннан Илдар Янбарисов та яшелчәчелек – табышлы эш, дип саный.

Илдар Янбарисов: Тырышсаң, бөтен шартлар бар
Илдар Янбарисов: Тырышсаң, бөтен шартлар бар

Ул крестьян-фермер хуҗалык җитәкчесе. Әйткәндәй, үз эшен 2008 елда ук башлаган.  

Чишмә авыл биләмәсе территориясендә 10 гектар җире бар. Биредә ул икешәр гектар кызыл чөгендер, кишер һәм мал чөгендере чәчә, өч гектарда кәбестә үстерә. 20–25 апрельдә теплицаларда рассадага кәбестә чәчә башларга планлаштыра.

– Бездә эшләргә теләүчеләр өчен бөтен шартлар бар – республика һәм дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә, шулай ук авыл һәм район хакимиятләре дә булышлык итә. Нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә, проблемаларны хәл итүдә ярдәмгә киләләр. Шуңа күрә ныклап эшкә тотынырга уйлыйм. Өстәвенә, Чишмә районы миллионнан артык кеше яшәгән Уфа шәһәренә якын урнашкан, димәк, сату белән проблема булмаячак. Экологик яктан чиста продукция үстерәм, яшелчәләрнең сыйфаты өчен җавап бирәм. Ашламалар аз күләмдә кулланыла, дөрес чәчү әйләнеше исәбенә яхшы уңыш алабыз. Үзебездә үстерелгән продукциянең сыйфаты яхшы, йөз процент ышаныч белән нитратлар нормадан артмый, дип әйтә алам, – диде Илдар Әбүбәкер улы.

Үстерелгән уңышны ул «Туклану үзәге» җәмгыятенә һәм «Микроген» фәнни-җитештерү берләшмәсе» филиалына тапшыра. Алар белән күптәннән хезмәттәшлек итә. 

Эш өчен кирәкле барлык техникасы: тәгәрмәчле һәм чылбырлы ике тракторы, йөк «КамАЗ»ы, яшелчә саклау урыны бар, әйткәндәй, анда ут кертелгән. Үз вакытында хакимият бинаны рәсмиләштерергә ярдәм иткән. 2021 елда су сибү җайланмасы сатып алган.

Фермер мизгелле эшләргә килешү буенча халыкны җәлеп итә. Буш вакытында тормыш иптәше Нурия (район поликлиникасында эшли), улы Әскәр һәм кызы Арина да ярдәмгә килә.

– Яшелчәчелек белән шөгыльләнергә теләгән, әмма икеләнеп калган кешеләргә шуны әйтә алам: җир эше җиңелдән түгел – авыл хуҗалыгы производствосы һәрвакыт акча, тырышлык, зур хезмәт һәм вакыт таләп итә, әмма куркырга кирәкми. Азык-төлеккә һәрвакыт ихтыяҗ бар, Уфа да янәшәдә. Барысы да күпме күләмдә үстерүгә, бәягә һәм сыйфатка бәйле. Күмәртәләп сатып алучыларга бәяләрне төшерергә дә мөмкин. Республикада эшләргә теләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган – субсидия бирелә, башка төрле ярдәм күрсәтелә. «Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый», диелә халык мәкалендә, – ди фермер.

Кызганычка каршы, соңгы елларда яшьләр авылны ял итү урыны кебек күрә. Ә яшелчә утыртуны онытып беттеләр, янәсе, кибеттә барысы да бар, сатып алырбыз, килосы 15–30 сум булган яшелчә өчен бил бөгәсебез килми әле, диләр. Әмма соңгы еллардагы вакыйгалар – пандемия, санкцияләр барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә: чөнки бер килограмм кәбестә алу өчен дә 130 сум чыгарып салырга кирәк! Шуңа күрә быел буш һәм чүп баскан бакчалар булмас, авыл халкы үзләренә дә, сатуга да җитәрлек күләмдә яшелчә-җимеш үстерер, дип ышанам.

 

Илдар Янбарисов: Тырышсаң, бөтен шартлар бар
Илдар Янбарисов: Тырышсаң, бөтен шартлар бар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: