Ул ун елдан артык спортның бу төре белән шөгыльләнә. Аның девизы: сәламәт һәм күтәренке күңелле буласың килсә, актив яшә!
Мәрьям Җәләлетдин кызы гомер буена фельдшер булып эшләгән. Кечкенә генә гәүдәле бу хатынга карагач, аның инде туксанынчы дистәне ваклавына ышанып та булмый. Ул катлаулы, әмма кызыклы тормыш юлы үткән. Тумышы белән Ярмәкәй районының Әбделкәрим авылыннан. Фельдшерлыкка укып чыккач, юллама буенча Чишмә районына эшкә килгән, әмма биш елдан соң укуын дәвам итү өчен Уфага киткән, тик укырга керә алмаган. Ун елдан соң ул тагын Чишмә районына – Ябалаклы авылына эшкә килгән, биредә кияүгә чыккан һәм пенсиягә кадәр авыл фельдшеры булып эшләгән.
Тормыш иптәше вафат булганнан соң җиде баласы белән ялгыз калган Закир Фәйзуллин белән язмышын бәйләгән, ул вакытта балаларының зурысы мәктәпне тәмамлаган, ә кечкенәсе беренче сыйныфта гына укыган.
«Бу гаиләгә кызганып түгел, балаларга ана җылысын бүләк итәргә теләп килдем. Бер дә үкенгәнем булмады. Алар мине Мәрьям апа, дип җылы кабул иттеләр, без зур һәм тату гаилә булып яшәдек. Уртак кызыбыз туды.
Әлеге вакытта балаларыбызның барысы да гаиләле, тормыш иптәшемнең вафатына 15 елдан артык вакыт үтте, ялгызым яшим. Балалар буш вакытларында туган нигезгә җыелырга яраталар», – дип сөйләде Мәрьям Гыйльманова.
Безнең сөйләшүгә авыл старостасы Сабирҗан Дәүләтшин да кушылды.
«Мәрьям Җәләлетдин кызы үз һөнәрен намус белән башкарган һәм тәүге көннәрдән үк халык ихтирамын яулаган кешеләрнең берсе. Элек балалары кечкенә, хуҗалыклары зур һәм йорттагы эш муеннан булса да, ярдәм сорап килсәләр, бар эшен ташлап ярдәмгә ашыга иде. Бервакыт җәй көне төн уртасы якынлашканда йөкле хатынны бала табу йортына алып барырга кирәк булды. Машина бар, әмма бензин гына аз. Тәвәккәлләргә туры килде – фельдшер белән дәваханәгә алып киттек, вакытында илтеп җиткердек һәм кайтыр юлга чыктык. Иртәнгә таба авылга җитәргә ике чакрым калгач, машинабыз сүнде. Калган юлны җәяүләп кайттык. Халык малын көтүгә куа, ә без яңа кайтып киләбез. Ул эшләгән чорда мондый хәлләр бихисап булгандыр. Үзенең дә бала таптырганы булды.
Бернәрсәдән дә куркып тормады, һәр сорауга җавабы әзер иде. Һәрвакыт уйлап, дөрес карар кабул итә белде, шуның аркасында халык арасында ихтирам яулады», – дип сөйләде аның турында Сабирҗан Дәүләтшин.
Мәрьям Гыйльмановага электән килгән гадәт буенча гына түгел, ә аның ярдәм итәренә ышанганга күрә киләләр, диде авылның «Мәхәллә сәлам» мәчете имам-хатибы Салават Вәликәев.
Ябалаклыда скандинавия йөреше – спортның иң популяр төре. Егермедән артык кеше төркемнәргә бүленеп көн саен берничә километр юл үтә, алар арасында пенсия яшендәге кешеләр дә күп. Көндез өй эшләре белән мәшгуль булсалар, буш вакытларын телевизор каршында үткәрмиләр, ә кулларына таяк алып саф һавага ашыгалар. Өстәвенә, спорт белән шөгыльләнгән арада сәламәт тормыш рәвеше алып бару, әлеге вакытта үсентеләр утырту һәм «Аек авыл» бәйгесе барышында булачак чаралар турында сөйләшергә дә өлгерәләр.