Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 апрель 2022, 10:47

Чишмә районы тагын бер герой белән хушлашты

2022 елның 6 апрелендә Чишмә районында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган өлкән сержант, взвод командиры урынбасары – 63494нче хәрби часть бүлеге командиры Владислав Авдеев белән хушлашу чарасы булды.

Чишмә районы тагын бер герой белән хушлашты
Чишмә районы тагын бер герой белән хушлашты

Матәм митингына йөзләгән кеше – туганнары, якыннары, авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары килде.

– Без балалар бакчасыннан бирле дуслар идек. Бергә үстек, хәрбиләрне күзәтергә яраттык, хыялландык... Ул киң күңелле, шаян, ачык кеше. Һәрвакыт елмаеп кына тора иде. Аны бик юксынырбыз инде, – диде Ратмир Шәймөхәммәтов.

– Ул минем якын дустым. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итә идек. Якты дөньядан бик иртә китүе кызганыч, – дип дулкынланып сүзгә кушылды Владислав белән бер сыйныфта укыган Олег Николаенко.

Ә Татьяна Васильевна Проскурина бишенче сыйныфтан башлап аның сыйныф җитәкчесе булган.

– Кызганычка каршы, әтиләре дә бик иртә вафат булды. Әнисе өч баланы ялгызы аякка бастырды. Галия Гыйззәт кызына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә – ул лаеклы балалар тәрбияләп үстерде. Владислав – гаиләдә иң кечесе. Абыйсы Эдуард һәм сеңлесе Елена бар. Владислав ышанычлы, игелекле, хезмәт сөючән, ярдәмчел һәм тәртипле егет булды. Күптән түгел генә аның хатыны Алена белән күрешкән идек. Ул аңардан «исәнмен» дигән бер генә сүз көтте. Кызганычка каршы, һәлак булды шул, – диде Татьяна Васильевна. 

Сыйныфташларының әниләре Айсылу Нурмөхәммәтова һәм Галина Дунюшкина да истәлекләре белән уртаклаштылар:

– Алар укыган сыйныф бик тату булды. Ә Владислав беркайчан да дәшми генә яннан узып китә торган кеше түгел иде. Һичшиксез, тукталып исәнлә-шә, кирәк булса ярдәм итә иде.

Бик ярдәмчел, ачык, тыйнак егет... иде. Сыйныфташлары арасында да беренче булып ул өйләнде. Бик кызганыч, кечкенә балалары ятим калды.

Башкорт агросәнәгать колледжының (элек 48нче һөнәрчелек училищесы дип аталган. Ред. искәрмәсе) производствога өйрәтү мастеры Елена Галиуллина архивтан аның характеристикасын тапкан, анда ул «мөстәкыйльлеккә омтылучы, сабыр, ярдәмчел, үз принципларына тугры калган, тыныч, уйчан, үз-үзенә ышанган кеше» буларак тасвирланган.

48нче һөнәрчелек училищесын тәмамлагач Рәсәй Армиясе сафларында хезмәт иткән.

2013 елның октябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә алынган, 2016 елда контрактын озайткан. Алкин-2 авылында 63494нче хәрби частьта взвод командиры урынбасары – бүлекчә командиры булып хезмәт иткән.

Хәрби частьта мобилизацион комплектлау бүлегенең өлкән офицеры Елена Ухаль аны хезмәт итә башлаганнан бирле белә.

– Мин аның белән 2018 елдан бирле хезмәт иттем. Ул чын, ышанычлы иптәш, эшен төгәл үтәүчән кеше, бик ачык, елмаеп кына торучы егет иде. Яшьләрнең китүе бик кызганыч, – диде ул.

Матәм чарасында республика премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов та катнашты:

– Республика җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Владислав Авдеев үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм батырларча һәлак булды. Ватанны саклаучы лаеклы ул тәрбияләгән ана алдында баш иясем килә. Яшь буынны Владислав Сергеевич батырлыгы үрнәгендә тәрбияләячәкбез.

Ирек Сәгыйтов хәрби часть командованиесенә һәм Чишмә районы хакимияте башлыгына Владислав Авдеев истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Район башлыгы Ришат Мансуров үз чыгышында Владислав Сергеевич соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугры калды, гомерен 2012 елдан бирле Кораллы көчләр сафында хезмәт итүгә багышлады, дип билгеләп үтте.

Владислав Авдеев тормыш иптәше Алена белән ике бала үстергәннәр. Улларына 26 апрельдә 6 яшь тула, кызына өч кенә яшь.

Ришат Мансуров алар ялгыз калмаячак, дип ышандырды.

Яугирнең гаиләсенә тормыштагы проблемаларны хәл итүдән алып мәгарифкә бәйле барлык мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтеләчәк.

Владислав Сергеевич Авдеевның гаиләсенең, шулай ук әнисе Галия Гыйззәт кызының, абыйсы Эдуард белән сеңлесе Еленаның авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Чишмәлеләр батырларча һәлак булган якташлары турындагы якты истәлекне мәңге онытмас.

 

Чишмә районы тагын бер герой белән хушлашты
Чишмә районы тагын бер герой белән хушлашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: