Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 апрель 2022, 14:03

Иң зур бүләк – рәхмәт сүзләре ишетү

Чишмә шикәр заводында, «Сельхозхимия» җитештерү берләшмәсендә, 1968–1999 елларда игенчелек һәм кыр культуралары селекциясенең Чишмә тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында җитәкче вазифаларда эшләгән Гизәр Янбарисов 11 мартта «Чишмә муниципаль район алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Гизәр Янбарисовка (уртада) «Чишмә муниципаль район алдындагы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды
Гизәр Янбарисовка (уртада) «Чишмә муниципаль район алдындагы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды

Район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бүләк тапшырганда ул дулкынланып:

– Менә хәзер бүләкләрнең тулы комплекты булды – республика белән илнеке янына районныкы да өстәлде, – дип елмайды.

Хезмәт ветераны күп санлы медальләр, 1975 елда «СССРның 9нчы бишьеллыгы ударнигы» билгесе, 1995 елда Рәсәй Фәннәр Академиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 1992 елда аңа «Башкорт АССРның атказанган авыл хуҗа-лыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

Гизәр Галимҗан улы армиядә хезмәт итеп кайткач техник училище

тәмамлый һәм хезмәт юлын машинист ярдәмчесе булып башлый, аннары электровоз машинисты була. Тик 32 яшендә тормышка карашын кискен үзгәртеп, «галим агроном» белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач Чишмә шикәр заводында агроном, баш агроном, директор урынбасары була, директор вазифаларын башкаручы итеп тәгаенләнә. 1986 елда аны Башкортстан АССР Дәүләт агросәнәгать комитеты бүлеге начальнигы итеп эшкә чакыралар.

Бу вазифада аңа Уфадан йорт яки фатир бирергә вәгъдә итәләр, әмма ул мөмкинлек булу белән туган районына кайта һәм Чишмә тәҗрибә хуҗалы-гына җитәкчелек итә башлый. Ул директор булган елларда биредә басу культураларының яңа сортларын булдыруга һәм аларның уңдырышлылыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Хуҗалыкның матди-техник базасын ныгыту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча зур эш башкарыла. Чишмәдә ике фатирлы һәм өч бүлмәле 30 йорт, ә Өйдрәк авылында бер бүлмәле дүрт фатир, өч бүлмәле ике һәм дүрт бүлмәле бер йорт төзелә, 4 чакрым юлга асфальт җәелә, 8 чакрым озынлыкта газүткәргеч һәм 6 чакрым суүткәргеч салына. Складлар, мәктәп, медпункт, мунча, пекарня, тегермән, ферма, ике катлы лаборатория корпусы да шул чорда төзелә. Гомумән алганда, 80нән артык объект салына, үзгәртеп корыла һәм капиталь ремонтлана.

– Халык исеменнән рәхмәт сүзләре ишетү – минем өчен иң зур бүләк. Урамнан китеп барганда да туктатып, «киңәшләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт» дип әйтүчеләр бар, – ди Гизәр Галимҗан улы.

Һәм бу әлеге бүләкнең аңа лаеклы рәвештә тапшырылуын тагын бер кат раслый.

Иң зур бүләк – рәхмәт сүзләре ишетү
Иң зур бүләк – рәхмәт сүзләре ишетү
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: