Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 апрель 2022, 14:25

Гаиләдә – коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре

Рәхимә Сәетова, Узытамак клубы мөдире Безнең Узытамак авылында күркәм бер гаилә яши – ул Фәнил һәм Фәризә Миркәевлар гаиләсе.

Альберт Миркәев белән Илшат Абдракипов (сулдан уңга)
Альберт Миркәев белән Илшат Абдракипов (сулдан уңга)

Фәнил абый 25 ел янгын сүндерүче булып эшләп пенсиягә чыккан. Намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләре һәм грамоталары бар.

– Ышанычлы һәм җаваплы егетләр белән бер командада эшләдем, безнең эштә бу бик мөһим. Алар белән утка да, суга да керергә куркыныч түгел. Эшемне бик яраттым. Улым Альберт 1986 елда армиядән кайткач, аңа да янгын частена урнашырга киңәш иттем. Ул сүземә колак салды. Минем кебек, чирек гасыр коткаручы булып эшләде, – ди ул.

Кешеләр баш-аягы белән эшкә чумса һәм аны гомеренең бар мәгънәсе, дип санаса, мондый мөнәсәбәт яшь буында кызыксыну уята һәм алар үрнәгенә иярергә өнди.

Фәнил абыйның үз улы гына түгел, ә Бахча авылында яшәгән туганының улы Илшат Абдракипов та аның эзеннән киткән. Армиядән кайтканнан соң ул да Дим һәм Уфа районнары буенча 6нчы янгын сүндерү бүлегенең 22нче отрядына эшкә урнаша. Анда 25 ел хезмәт итеп, 2017 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта ир-егетләр БР Дәүләт комитеты карамагындагы Узытамак янгын сүндерү частенда эшләүләрен дәвам итәләр. Янгын сүндерүче гаилә династиясенең гомуми стажы – 72 ел.

Ә хатын-кызлар линиясе буенча Миркәевларның гаилә стажы – 60 ел. Фәризә апа 25 ел буена Узытамакта фельдшер ярдәмчесе булып эшләгән. Хәзер ул да лаеклы ялда, аның эшен кызы Роза Якупова дәвам итә – Чишмә үзәк район дәваханәсендә акушерка булып эшли.

– 1988 елда Уфаның 1нче медицина училищесын тәмамладым һәм юллама буенча Чишмәгә эшкә кайттым, – дип үзе турында сөйләде Роза Фәнил кызы.  

35 ел эшләү дәверендә аның хезмәте дә бик күп грамоталар белән бәяләнгән. Династия – горур сүз! Миркәевлар гаиләсенә сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләп калабыз.

Гаиләдә – коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре
Гаиләдә – коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: