Чишмэ
+14 °С
Облачно
Район кешеләре
27 Марта 2022, 06:11

Риза Магазов: Кешеләргә кирәкле булу – бәхет

Шушы көннәрдә танылган галим, медицина фәннәре докторы, профессор, академик, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасы ветераннар советы президиумы әгъзасы Риза Шәехҗан улы Магазов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Риза Магазов кунакларга үз китабын бүләк иттеРиза Магазов кунакларга үз китабын бүләк итте
Риза Магазов кунакларга үз китабын бүләк итте

Аны гомер бәйрәме белән котлау өчен Горный авылына Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин һәм районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев бардылар. Юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Риза Шәехҗан улының кәефе шәп иде, шаяртты, гомер юлы турында сөйләде. Аның тормыш девизы: «Тормыш матур! Файда китерерлек итеп гомер кичерергә кирәк».

– Сез тырыш хезмәтегез белән гади табибтан Рәсәй Федерациясенең атказанган фән хезмәткәре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдегез, 150дән артык фәнни хезмәт, күп кенә монографияләр һәм уйлап табулар авторы булып торасыз. Район халкы һәм шәхсән үз исемемнән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, – дип мөрәҗәгать итте аңа Ришат Әнис улы. 

Риза Шәехҗан улы һәрвакыт халык өчен яшәгәне турында сөйләде. Бу хакта ул «Башкаларга кирәкле булу бәхете» дип аталган автобиографик китабында да язган. Аны, имзасын куеп, килгән кунакларга да бүләк итте.

Риза Шәехҗан улын Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе буларак та беләләр. Ул 1932 елның 10 мартында Миякә районының Яңа Ишле авылында туган. Әтисе укытучы булган, шуңа күрә гаиләдәге сигез бала да белем алырга омтылган. Аларның кечкенә генә авылында хәтта медпункт та булмаган, шуңа күрә ул табиб булырга карар иткән. Имтиханнарны татар телендә тапшырып, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кергән.

Аны 1955 елда тәмамлап районга эшкә кайткан, хезмәт юлын күз табибы, хирург булып башлаган, аннары баш табиб итеп билгеләнгән. Соңрак Әлшәй районында да шул вазифада эшләгән. «СССР сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактау билгесе белән бүләкләнгән. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсен җитәкләгәч, аны уникаль диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү өчен зур көч салган.

Р. Магазовның гомер юлы 1978 елдан башлап Чишмә районы белән бәйле, чөнки ул Уфаның И. Мечников исемендәге фәнни-тикшеренү институты директоры итеп билгеләнгән (соңрак институт «Иммунопрепарат» фәнни-җитештерү берләшмәсе дип атала). Риза Магазов медицина фәннәре кандидаты һәм докторы була. Институт аның җитәкчелегендә илнең вакциналар һәм сывороткалар җитештерү буенча иң эре предприятиесенә әверелә. Коллективның зур хезмәте Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Ул Рәсәй Медицина фәннәре академиясенең Башкортстандагы фәнни үзәгенә җитәкчелек итә. Укучылары арасында дистәләгән фән докторы һәм кандидаты бар.

1991 елдан Риза Шәехҗан улы БР Фәннәр Академиясенең медицина фәннәре бүлеге академик-секретаре итеп билгеләнә. Ул – Рәсәй Федерациясе Министрлар Советы премиясе һәм Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән. 2012 елда «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» билгесенә лаек булган.

Ул зур һәм тату гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Әнүзә Муллагалим кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларының балалары – туруннары үсеп килә, аларның рәсемнәре һәм кул эшләре академикның портреты ясалган келәм белән янәшә эленеп тора.

Риза Магазов: Кешеләргә кирәкле булу – бәхет
Риза Магазов: Кешеләргә кирәкле булу – бәхет
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас