

Башкортстаннан разведчик тарихы
Азат Карачурин Чишмәдә туып-үскән, Новосибирскида югары хәрби команда училищесын, разведка кафедрасын тәмамлаган. Тәүге хезмәт урыны Чечня Республикасы булган.
Барысы да улын хәрби итеп күрергә теләгән әнисе хыялыннан башланган. Азат 9нчы сыйныфтан соң аның тәкъдиме буенча медкомиссия үтеп, документларын кадет училищесына тапшыра. Әмма бу вакытка училищены ябалар һәм аңа укуын мәктәптә тәмамларга туры килә.
11нче сыйныфтан соң инде кирәкле барлык документларын алып барып училищега тапшыра һәм бер урынга алты кеше булган конкурсны узып укырга керә.
Азатның әнисе, Роза Вәли кызы, һичшиксез, улы белән горурлана.
«Чыгарылыштан соң әни догалар бирде, шул вакыттан бирле, 20 елдан артык аларны үзем белән йөртәм. Саклавына ышанам», – ди Азат.
Башта Азатны сәламәтлек һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча мотоукчылар ротасына алалар. Тик разведка кафедрасына укучылар җитмәү сәбәпле, кафедра вәкилләре башка факультетлардан курсантлар эзли – укудагы өлгерешкә карап сайлыйлар. Әнә шулай итеп рядовой Карачурин разведчиклар сафына алына.
Биш ел укыганнан соң ул лейтенант исемен ала. Бу 2002 ел була.
«Бездә разведчик булуың белән мактану ярамый. Бурычыбыз – бару, күрү, хәбәр итү. Ягъни, координатларны белергә һәм командованиегә хәбәр итәргә кирәк», – дип аңлатты ул.
Азатның сүзләренә караганда, разведка батальонында хезмәт итү тәҗрибәсе хәзер дә онытылмый.
«Мин әле дә, кайда булсам да 180 градус диапазондагы һәрнәрсәне даими күзәтеп, игътибар үзәгендә тотам. Хатыным башкалар игътибар итмәгән нәрсәләрне күрүемә һаман исә га-җәпләнә», – ди Азат.
Армиягә әзерлек
Азат фикеренчә, физик әзерлектән һәм рухи-психологик сыйфатлардан башка хәрби училищеда уку җиңел түгел.
«Институттагы тәүге ике ел шул ук армия булды дип әйтергә була», – ди ул.
Гадәти мәктәп фәннәрен яхшы белү курсны уңышлы үзләштерергә ярдәм итә. Әйтик, топография буенча биремнәрне Азат бик җиңел чишә, калган курсантларга ул катлаулырак бирелә. Мәктәптә укыганда ук спорт төрләре белән һәвәскәрләр дәрәҗәсендә шөгыльләнә, район өчен ярышларда чыгыш ясый.
«Хәзер инде физик яктан формада түгелмен, ләкин, яшьтәшләрем белән ярышырга туры килсә, бирешеп тормам, дип уйлыйм», – дип елмая Азат.
Ул үзенең укытучыларына рәхмәтле: «Мәктәптә уртача укуыма карамастан (яхшырак та булдыра алыр идем), хәзер мәсьәләләрне һәм кагыйдәләрне балаларга аңлатып бирә алам», – ди ул.
Әти йөрәге
Азатның дүрт баласы – өч улы һәм кызы бар, кечкенәсенә өч яшь.
Зур улы Ерак Көнчыгышта артиллерия разведкасында хезмәт итә.
«Ата-ана, улларын кая гына җибәрсәләр дә, борчылачак. Йөрәк урынында түгел, яшермим.
Улыбыз контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә уйлый. Ярдәм тәкъдим иткәч, баш тартты. Аны хуплыйм: һәркем үз юлын узарга тиеш», – ди Азат.
Шул ук вакытта ул барлык ир-атлар да хезмәт итәргә тиеш, дип санамый.
«Ир-ат өчен армия кирәк, әлбәттә. Тик мин, һәркем хезмәт итәргә тиеш, дип кычкырып йөрү яклы түгел. Кемдер азык-төлек белән тәэмин итәргә, басуларга иген чәчеп үстерергә тиеш. Тылда эшләүчеләр дә кирәк. Сәламәтлеге нык булганнар барсын. Хәзер «барысы да армиядән качып калырга тырыша» дигәнне еш ишетергә була. Мин алай дип әйтмәс идем. Күпләр үзләре теләп хезмәт итә», – ди Азат.
– Армиядә уңышлы хезмәт итү өчен нинди холык кирәк?
– Мин укуны тәмамлау белән Чечняга эләктем. Безнең разведбат Ханкалада торды. Анда дедовщина булмады, чөнки һәркемнең кулында корал. Кемне дә булса рәнҗетү теләге уебызда да юк иде. Ихтыяр көче булмаган, холкы йомшак кешеләргә, әлбәттә, авыр. Андыйларны шунда ук ачыкларга һәм башка частька җибәрергә тырышалар. Табигый сайлау уздык. Авыр холыклы булса да, ышанычлы һәм таяныч булырдайлар калды, алардан нәрсә көтәргә мөмкин булуын беләсең.
Азат фикеренчә, дедовщина кебек күренешне бетерүдә «Солдат аналары» хәрәкәтенең өлеше дә зур.
«Мондый төрдәге күренешләр тамырдан юк ителә. Егетләр армиягә барудан, ата-аналар улларын хәрби хезмәткә җибәрүдән курыкмасын иде. Хәзер
солдатлар иртәдән кичкә кадәр хәрби хәзерлек белән шөгыльләнәләр. Газон кисмиләр, үлән буямыйлар, бәрәңге әрчемиләр», – ди ул.
Тыл
Азат Чечнядан өйләнеп, гаиләле булып кайткан. Ырынбур кызы Светлана белән хезмәттә танышканнар. Озакка сузмыйча Чечняда ук язылышканнар.
«ЗАГС ниндидер зур булмаган фатирга охшаган иде. Регистраторның кулында гади карандаш кына, никах турындагы таныклыкны тутыру өчен ручкамны бирергә туры килде», – дип искә ала ул.
Азат сабырлыгы һәм тугрылыгы өчен тормыш иптәшенә бик рәхмәтле.
«Хәрби хезмәткәр тормышында күп нәрсә хатын-кызга бәйле. Ялгызыңа авыр. Хатыныңның званиесе синекеннән бер адымга югарырак, дип юкка гына әйтмиләр бит. Барыгызга да «Офицерлар» фильмын карарга киңәш итәм – анда үрнәкле хәрби хезмәткәр гаиләсе күрсәтелә. Хәрбиләрнең хатыннары гадәти хатын-кызлар тора алмаган шартларда яшиләр һәм балалар үстерәләр», – ди Азат.
Чечняда өч ел булганнан соң ул Самарага кайта һәм тынычлык урнаштыру бригадасы составында хезмәт итә.
Хезмәте тәмамланганнан соң гаиләсе белән туган ягына, Чишмәгә кайтып урнаша.
Розалия Вәлиева, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы