Чишмэ
+25 °С
Облачно
Район кешеләре
20 Марта 2022, 07:15

Юбилейны тату гаилә белән каршыладылар

Түбән Тирмәдән 90 яшьлек Гөлҗиһан Габидуллина ил Президенты Владимир Путинның котлау хатын куанып кабул итте.

Гөлҗиһан Габидуллина ялгызы яшәсә дә, балалары һәм оныклары хәлен белү өчен еш кайтып йөриләрГөлҗиһан Габидуллина ялгызы яшәсә дә, балалары һәм оныклары хәлен белү өчен еш кайтып йөриләр
Гөлҗиһан Габидуллина ялгызы яшәсә дә, балалары һәм оныклары хәлен белү өчен еш кайтып йөриләр

Хезмәт ветеранына аны Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев һәм авыл Мәдәният йорты мөдире Лилия Гайнанова тапшырды.

– Авылда сезне хезмәт сөючән һәм уңган хуҗабикә буларак беләләр, өегездә һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлек. Соңгы бураннардан соң урамнан үткәндә карасам, Гөлҗиһан апа ихатасын ялт иттереп кар көрәп йөри, – дип соклану белдерде Лилия Фәгать кызы өйгә кергәч.

– Без авыр эш белән чыныккан кешеләр, ә кар көрәү ул безнең өчен физкультура гына, – дип елмайды Гөлҗиһан Габдрәүф кызы. 

Кунакларны зур гаилә белән каршыладылар – дүрт улы, киленнәре, кызы белән кияве дә килгәннәр иде.

– Сез – Бөек Ватан сугышының барлык сынауларын намус белән үткән өлкән буын вәкиле. Сугыштан соң илебезне торгызуга үз өлешегезне керттегез, без сезгә, улларыгызны һәм кызыгызны тәрбияләп үстергән күп балалы ана буларак, хөрмәт белән карыйбыз, – диде Хәнур Шаһинур улы.

Сугыш башланганда Гөлҗиһан Габидуллинага 11 яшь була. Яшь булуына карамастан, ул колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый. Хатын-кызлар һәм үсмер балалар иген чәчеп фронтка җибәрү өчен икмәк үстерәләр. 1942 елда әнисе, ике айдан соң абыйсы, ә сугыш ахырында әтисе вафат була. Зур апалары Бибиниса өч сеңлесен карап үстерә, сугыштан соңгы авырлыкларны бергә кичерәләр.

1951 елда Гөлҗиһан хезмәт сөючән гаиләдә үскән авылдашына, тирә-якта балта остасы һәм тире иләүче буларак дан тоткан Әхнәф Габидуллинга кияүгә чыга. Яшь гаилә башта Уфада яши, ире – заводта, ә Гөлҗиһан пристаньда эшли, әмма иренең әти-әнисе аларның авылга кайтып урнашуын тели. Туган авылларында да тырышып хезмәт куялар: Әхнәф фермага эшкә урнаша, ә Гөлҗиһан колхозда төрле эш башкара – язын кар көри, чәчүгә орлык әзерли, җәйләрен чөгендер утый, көз җитсә урып-җыю эшләрендә катнаша. Хуҗалыкларын алып барырга, йорт салырга, балалар үстерергә дә өлгерәләр. Уллары белән кызлары да үзләре кебек хезмәт сөючән булып үсәләр, бәләкәйдән үк хуҗалыкта да, колхоз эшендә дә ярдәм итәләр. Мәктәпне тәмамлагач, төрле уку йортларында укып һөнәри белем алалар, уллары армиядә хезмәт итеп кайта, гаилә коралар. Бүгенге көндә аларның тату гаиләсендә

49 кеше! Гөлҗиһан Габдрәүф кызы ялгызы яшәсә дә, балалары һәм оныклары аңа күңелсезләнеп торырга ирек бирмиләр – хәлен белү өчен еш кайтып йөриләр.

Юбилейны тату гаилә белән каршыладылар
Юбилейны тату гаилә белән каршыладылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас