Чишмэ
+12 °С
Облачно
Район кешеләре
7 Марта 2022, 05:16

Декупаж матурлык бүләк итә

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Нурия Чулкованың «Кешеләргә матурлык бүләк итәм!» күргәзмәсе булып үтте.

Нурия Чулкова гади генә әйбердән дә чын сәнгать әсәре иҗат итәНурия Чулкова гади генә әйбердән дә чын сәнгать әсәре иҗат итә
Нурия Чулкова гади генә әйбердән дә чын сәнгать әсәре иҗат итә

Ул аны әти-әнисе, Уразбахты авылында туып-үскән Фәймә һәм Гайнәтулла Зәйнуллиннарга багышлады. Алар тырыш һәм уңган кешеләр булганнар. Әнисе Фәймә ханым «Салават Юлаев» хоккей клубының иң өлкән фанаты булган, 90 яшендә дә аларның бер генә уенын да калдырмаган, күнекмәләрен дә карарга йөргән.

Исем кешенең холкына һәм тормышына, һичшиксез, көчле йогынты ясый. Нуриянең әти-әнисе кызларының кешеләргә яктылык һәм шатлык бүләк итүен теләп шундый күркәм исем кушкандыр, мөгаен, аның исеме нур иясе дигәнне аңлата һәм җисеменә туры килеп тора. Ул кечкенәдән спорт, музыка, рәсем төшерү һәм бию белән шөгыльләнгән. Һәр коллективта хезмәттәшләрен үз артыннан ияртеп күңелләрен күтәреп җибәрә белгән. Скрипкада уйнарга өйрәнергә хыялланган, хорга, тегү һәм бәйләү түгәрәкләренә йөргән. Акробат булу теләге аны цирк студиясенә алып килгән, ул хәтта Орджоникидзе исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясаган. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм гомер буена Уфада һәм Казахстанда рәссам-бизәүче булып эшләгән.

– Эшләремнең бер генә стильдә булмавы, бәлки, тормыш рәвешемә бәйледер. Элегрәк майлы буяулар белән зур форматтагы картиналар төшергән булсам, хәзер исә күбрәк миниатюралар эшләүгә, гамәли сәнгатькә, пыялага бизәк төшерүгә, үз бакчамны бизәү һәм бүләккә бирү өчен нәрсә дә булса ясауга өстенлек бирәм. Бижутерия белән чигүдән ләззәт табам, иске курчакларга яңа күлмәкләр тегеп кидерергә яратам. Үзем белгәннәрне бик теләп ахирәтләремә дә эшләп күрсәтәм. Тюлькин музеендагы «Посиделки» клубына йөрүчеләрне декупажга (рәсем ябыштырып әйберләрне бизәргә) өйрәтәм, аның техникасының асылы – нинди дә булса әйбергә рәсем ябыштыру һәм махсус лак белән буяу. Шулай ук акрил буяу белән уенчык балыклар буярга, бөтиләр ясарга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә өйрәтәм, – дип язган ул үзе турында.

Нурия сәяхәт итәргә дә ярата, күп кенә илләрдә һәм республиканың төрле төбәкләрендә булса да, әти-әнисе туган Уразбахты авылын иң матур урын дип исәпли. Аңа бигрәк тә елга буасы һәм аның эчендәге утраучык ошый. Туганнары яшәгән авылга еш кайтып йөри.

Нурия Гайнәтулла кызы кешеләр белән аралашырга, дуслары белән җыелырга ярата, тематик кичәләр, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештыра. Алар белән балалар клубларына йөри, анда аны дәресләр, осталык класслары үткәрергә һәм аквагрим ясарга чакыралар. Ул Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее белән актив хезмәттәшлек итә.

Матурлыкны күрә һәм тоя белгән кешеләргә үз йортын һәм көнкүрештәге бар нәрсәне бизәргә омтылу хас. Нурия Чулкованың күргәзмәсендәге әйберләрне карыйсың да, гади генә нәрсәләрдән – агачтан, тимердән, таштан, балчыктан, тукыма кисәгеннән, төймәдән һәм бижутериядән чын сәнгать әсәрләре иҗат итүенә гаҗәпләнәсең. Биредә аның кулы белән эшләнгән үләннәр һәм чәчәкләр, кошлар һәм җәнлекләр, күк йөзе һәм кояш, җир һәм су рәссамның фантазиясе ярдәмендә матур гәүдәләнеш тапкан.

Декупаж матурлык бүләк итә
Декупаж матурлык бүләк итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас