Чишмэ
+22 °С
Облачно
Район кешеләре
1 Марта 2022, 11:32

Элекке хәрбиләр булмый

Алар белән аралашканда моңа тагын бер кат инанасың. Рамил Мәргамовның хәрби форманы салуына 18 ел үтсә дә, ул һаман хәрбиләрчә ныклы, төз һәм пөхтә булып калган.

Элекке хәрбиләр булмыйЭлекке хәрбиләр булмый
Элекке хәрбиләр булмый

63 яше тулса да аңа 50 яшьтән артык биреп булмый. 23 ел армия сафларында хезмәт иткән Рамил Хәбирҗан улы бүгенге көндә Чишмә поселогында гомер кичерә.

Ул Борай районының Сәрмәш авылында күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1979 елда армиягә алына. Ике ел хезмәт иткәннән соң, эш сөючән солдатка арытаба хезмәтен дәвам итәргә тәкъдим иткәч, ризалаша, чөнки балачактан хәрби булырга хыялланган, ул заманнарда хәрбиләр барлык совет фильмнарында яшьләргә үрнәк итеп куелган. Прапорщиклар курсларын тәмамлый.

– Җиңел булды дип әйтмим, әмма күнектем, – ди Рамил Хәбирҗан улы. – Авыл егетләренә алай ук кыен түгел, чөнки без эшләп үстек, ә хәрби хезмәт – ул шундый ук көндәлек эш. Миңа бик күп частьларда булырга туры килде, һәм ышанып әйтә алам – Башкортстан егетләрен һәр җирдә яраталар.

Дүрт ел хезмәт иткәннән соң, 1982 елда фатир алдым, өйләндем, тормыш иптәшем Үрге Тирмә авылы кызы Гөлүзә Мансурова. Армиядә хезмәт иткән вакытта «Один за всех и все за одного» дигән әйтемнең хезмәт иткәндә дә, көндәлек тормышта да буш сүзләр генә булмавына инандым. Иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмас өчен һәрвакыт формада булырга тырышасың, ярдәм итәргә ашыгасың. Кайда гына хезмәт итсәк тә, бер зур гаилә булып яшәдек. Томск өлкәсенең Асино шәһәрендә җиде ел яшәдек. Анда кызыбыз Ирина һәм игезәк балаларыбыз Илдар белән Илнур тудылар. Туган-тумачадан еракта торсак та, ялгыз булмадык. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмләшеп яшәдек. Берничә атнага яки айга өйрәнүләргә киткәндә, калган иптәшләр хезмәттәшләренең гаиләләренә ярдәм иттеләр.

1986 елда Алкин-2дә урнашкан хәрби частька күчтек. Анда 2003 елга кадәр хезмәт иттем. Ә пенсиягә чыккач, дәүләт торак сатып алу өчен сертификат бирде – Чишмәдән фатир алдык. Мәргамовларның биш баласы, ике пар игезәкләре, ә бүгенге көндә инде сигез оныклары бар.

– Ул, барлык хәрбиләр кебек, ышанычлы, әйтте икән – эшли, кайгыртучан гаилә башлыгы, – ди ире турында Гөлүзә Әнәс кызы.

Хәрби пенсионер «гражданка»да да хәрби хезмәт тәрбияләгән барлык күркәм сыйфатларны саклый. Ул һәрвакыт ни белән булса да мәшгуль, 18 ел инде поселокның бер предприятиесендә эшли. Җәй көннәрендә Мәргамовлар авылда яшиләр, яшелчә-җимеш үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Ул барысын да пөхтә итеп һәм тәртип белән эшләргә күнеккән. Яшелчәләр чәчү, аларны үстерү белән үзе шөгыльләнә. Күп кенә танышлары аның белән киңәшләшәләр, орлык алалар. Эштә аны шаяртып агроном дип йөртәләр.

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне – Кораллы көчләр белән бәйле һәркем өчен мөһим бәйрәм. Армия – дәүләтне физик яклау чарасы да, уңышлы тышкы сәясәт гаранты да, ә тагын да ул кичәге егет-җилкенчәкне чын ир-атларга, балаларны мөстәкыйль һәм җаваплы җәмгыять әгъзаларына әйләндерә. Чөнки армия җыйнак булырга, һәр җирдә, һәр эштә уңышка ирешергә, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә.

Р. Мәргамов та йөз процент ышаныч белән егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш, ди. Шуңа да Рамил Хәбирҗан улының өч улы – Илдар, Илнур һәм Илвир да хезмәт иткәннәр. Армиядә ике яки бер ел гына булса да хезмәт итәргә туры килгән егетләр бу вакытның юкка гына узмавын – ир-егетләргә ныгырга ярдәм итүен яхшы белә.

Элекке хәрбиләр булмый
Элекке хәрбиләр булмый
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас