Чишмэ
+16 °С
Облачно
Район кешеләре
23 Февраля 2022, 10:18

Сугыш кыры көндәлекләре

Эдуард Гатауллин, Әмин мәктәбе укучысы «Безнең сугышчы-арысланнар», дошман каршы торуга карамастан, оборонаны өзеп аларны 8–10 чакрым ераклыкка кудылар», – дип яза 1943 елда Шакир Улимаев үзенең бер көндәлегендә.

Лилия Бикбулатова Эдуард Гатауллинга әтисенең көндәлеген күрсәтәЛилия Бикбулатова Эдуард Гатауллинга әтисенең көндәлеген күрсәтә
Лилия Бикбулатова Эдуард Гатауллинга әтисенең көндәлеген күрсәтә

Узган елда мин укытучым Гүзәл Әминева белән якташыбыз – легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хирургия взводы командиры Әхмәт Дәүләтовның тормыш юлын өйрәндем. Материаллар җыйган вакытта тагын бер кызыклы мәгълүматка юлыктык. Әхмәт Сәгадәтгәрәй улы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе 313нче кавалерия полкының 3нче кавалерия эскадроны политругы – авылдашы Шакир Улимаев белән дус булган. Аларның тормыш һәм сугыш юлын өйрәнгәндә без Шакир Фәхрислам улының кызы Лилия Шакир кызы Бикбулатова белән очраштык. Ул безгә әтисе язган көндәлекләрне күрсәтте. Бу кулъязмалар үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Алар сугыш чорында шәхси язмалар алып бару катгый тыелган шартларда язылган. Көндәлек битләрендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сугыш юлы һәм яу кырындагы хәлләр турында язылган. Без бу язмалар белән кызыксынып аларны эшебездә мәгълүмат чыганагы буларак кулландык. Көндәлектә Днепр елгасын кичү турында язма бар: «...Хәрби приказ алдык. Мин икенче сал белән Днепр аша чыктым. Бу 28 сентябрь 1.30 сәгатьтә иде. Елга киңлеге 250–500 метр тирәсе. Дошман уты астында кичтек. Чыккач, эскадроннар һөҗүм башлады. Көчле яңгыр яуды. Үтәли чыландык. Безнең сугышчылар дошман оборонасын өзеп, аларны

8–10 чакрым ераклыкка кадәр куып киттеләр».

18 сентябрьдәге тагын бер язма: «...тревога игълан иткәндә йоклый идек әле. Атларны тиз генә иярләп алга таба ыргылдык. Тирә-як авыллар яна. Дошман чигенә, тик үз юлында бернинди техника һәм трофейлар калдырасы килми. Төнге 2дә Чернигов өлкәсе Менск районының Даниловка авылына килеп җиттек. Иртәнге бишкә кадәр ял бирделәр».  

Автор көндәлектәге язмаларында дошманга нәфрәт белдергән, дуслары һәм иптәшләре турында күңел җылысы белән язган.

Шакир Улимаев 1906 елда Уфа губернасы Сафар волостеның Яңавыл авылында (хәзерге Чишмә районының Яңавыл авылы) туган. 1913–1917 елларда йортында мәдрәсә ачкан Хәерелвар муллада белем алган. 1919–1921 елларда Чишмә районының Сафар авылында укуын дәвам иткән.

Авылларда хәерчелек комитетлары (комбедлар), комсомол ячейкалары оештырылган. Актив, кызыксынучан һәм белемле егет бу вакыйгаларның үзәгендә кайнаган. Революцион коммунистик яшьләр берлегенә (РКСМ) сафына кергән, күп тапкыр комсомол ячейкасы секретаре итеп сайланган. 1927 елда Сафар авылында кыска вакытлы курслар тәмамлагач мөгаллим булып эшли башлаган.

1928 елда Совет Армиясе сафларына алынган. Ул – Уфаның 34нче аерым кавалерия эскадронының полк мәктәбе курсанты, 1930 елда – взвод командиры ярдәмчесе.  Шул елларда Коммунистлар партиясе сафына керә. 1938 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый һәм Келәш авылының тулы булмаган урта мәктәбенә юллама ала. 1942 елның 16 февралендә аны 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә җибәрәләр. 1942 елның июленнән Шакир Улимаев – 3нче кавалерия эскадроны политругы.

Сугыштан соң туган авылына кайткач мәктәп директоры булып эшли, мәктәпне торгызу белән шөгыльләнә. Яңа мәктәп төзү өчен күп көч сала. Авыл һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Берничә ел районның сугыш ветераннары комитетына җитәкчелек итә.

Сугыш кыры көндәлекләре
Сугыш кыры көндәлекләре
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас