Чишмэ
+20 °С
Ачык
Район кешеләре
19 февраль 2022, 10:26

Улямаевларның гаилә династиясе

Үз эшенә бик нык бирелгән, һөнәрен яраткан кешеләрнең балалары да династияне дәвам итеп шул һөнәрне сайлыйдыр, мөгаен. Түбән Тирмә авылында яшәүче Фәнзилә Улямаева да кырык ел гомерен фельдшер эшенә багышлаган.

Улямаевларның гаилә династиясеУлямаевларның гаилә династиясе
Улямаевларның гаилә династиясе

Фәнзилә Дүсәева (кыз фамилиясе) гаиләдәге тугыз бала арасында бишенчесе булып дөньяга килә. Балачактан ук Минзифа апасы үрнәгендә табиб булырга хыяллана, әйткәндәй, апасы әле дә, 81 яшьтә булуына карамастан, эшләп йөри.

Фәнзилә Нурулла кызы Ярми авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын дәвам итү өчен Уфага китә. 15нче мәктәптә урта белем ала һәм «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча башкаланың 1нче медицина училищесына укырга керә. Диплом алгач, балалар республика дәваханәсендә эшли башлый. 1967 елда туган авылына кайта – авылдашы Расих Улямаевка кияүгә чыга.

Ул фельдшер булып эшли башлаганда авылда хәтта медпункт бинасы да булмый. Авылдашлары ярдәмендә бер иске йортны ремонтлап, фельдшер-акушерлык пункты итеп үзгәртеп коралар. 1975 елда элек үзе укыган медицина училищесының фельдшерлык бүлеген дә тәмамлый. Бу вазифада ул кырык ел, лаеклы ялга чыгуына карамастан, 2007 елга кадәр эшли.

Фельдшер – бик җаваплы һәм катлаулы һөнәр. Ул авыруларны да кабул итә, диагноз куйганнан соң беренче медицина ярдәме күрсәтә, дәвалый да. Ә авыр очракларда пациентны дәваханәгә илтә.

– Бик авыр вакытларда эшләдек – транспорт, телефон юк, юллар начар иде. Кайвакыт бала табучы хатын-кызларны ат белән көнгә өчәр тапкыр  Чишмәдәге ерак дәваханәгә илтә идек. Бервакыт көз көне күрше авылдан йөк машинасы белән тулгагы башланган хатынны китерделәр. Мине чөгендер басуыннан килеп алдылар. Медпунктка чак барып җиттек, баланы шунда таптырдым. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ярты юлда тукталып калган булган. Бала тапкан хатынны ике сәгатьтән соң «Урал»  машинасында ничек җитте шулай дәваханәгә илттек.

Күптән түгел 2021 елда ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктына вакцина ясатырга бардым, андагы шартларны күреп исем китте, заманча медицина кирәк-яраклары, чиста һәм җылы кабинетлар бар. Ә без эшләгәндә су ташый, утын ягып җылыта идек. Минем участокта астма белән авыручы җиде кеше булды, барысының да өенә барып дәваладым, – дип хатирәләре белән уртаклашты Фәнзилә апа.

Улямаевлар да, авыл халкы кебек үк, хуҗалык алып баралар – мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә үстерәләр. Йорт салганнар, машина сатып алганнар. Тормыш иптәше инженер булып эшләгән, 25 ел каенана белән яшә-гән Фәнзилә апа. 

Үз авылы гына түгел, ә күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә аның турында рәхмәт белән искә алып сөйлиләр.

– Үрге Тирмә мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә бер укучым бармагын кыстырып бик нык елады. Без аның кулы сынгандыр, дип курыктык һәм Чишмәгә алып киттек, юлда барганда Түбән Тирмә фельдшерына кердек. Шимбә көн булганга, Фәнзилә Нурулла кызы өйдә булып чыкты, йорт тулы кеше, каз өмәсе бара иде. Тик ул, бернигә дә карамастан, безгә баланы медпунктка алып барырга кушты, озакламый үзе дә йөгереп килеп җитте. Караганнан соң бер җире дә сынмаган, дип баланы да, безне дә тынычландырды, дарулар бирде, кулын бәйләде. Даруның тәэсир итүен белү өчен озак кына бала янында утырды. Аңа күп тапкыр мөрәҗәгать иткәнебез булды, аның участогына карамасак та, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады, – дип хатирәләре белән уртаклашты Үрге Тирмә авылыннан Азамат Ибраев.

Ярдәм сорап өенә барырга туры килсә, авырган кешегә бөтен гаиләләре белән тизрәк терелүен теләп беренче ярдәм күрсәтүдә катнашалар – ире үз машинасында дәваханәгә илтә яки фельдшерны авыру янына алып бара, Луиза белән Венер да әниләренә булышып үскән. Шуңа да кызлары табиб һөнәрен сайлаган. Медучилище, аннары медицина институтын тәмамлагач госпитальдә хәрби табиб булган, әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгы поликлиникасында эшли. Фәнзилә Нурулла кызының оныгы Вилена да бишенче ел инде Чехия башкаласы Прагада табиб булып эшли. Икенче оныгы Розалина да, беренче сыйныфта гына укыса да, табиб булырга хыяллана.

Фәнзилә Улямаева гаилә династиясен дәвам итүчеләр белән горурлана ала – кызлары Луиза, энесенең кызы Гүзәл, оныгы Вилена аның юлыннан киткән. Һәр эштә династия хөрмәт уята, чөнки бу традицияләрнең дәвам итүе, уртак эштә катнашу һәм югары җаваплылык – буыннан-буынга һөнәрләренә тугры калган кешеләр өчен нәкъ менә шушы сыйфатлар хас.

Улямаевларның гаилә династиясе
Улямаевларның гаилә династиясе
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас