

«Сыйныф очрашулары» Бөтенрәсәй проекты барышында узган чараны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Юрий Воробьев оештырды.
Денис Сөләйманов балаларга спортка ничек килүе һәм үзе яраткан спорт төре турында сөйләде.
– Мәктәптә укыганда грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башладым. Тик тренерыбыз төньякка акча эшләргә китте. Бу катлаулы 90нчы еллар, хезмәт хакы тоткарланган, кибеткә талоннар белән йөрегән, кибет киштәләре ярым буш вакытлар иде.
Аннары каратэга, дзюдога йөреп карадым, штанга күтәрү белән шөгыльләндем. Зуррак егетләр үзеңне яхшы физик формада тоту, мускулларны үстерү өчен нинди күнегүләр ясарга кирәклеген аңлаттылар. Ул вакытта Чишмәдә авыр атлетика белән җитди шөгыльләнү өчен урыннар юк иде әле. Башта бодибилдинг белән мавыгып киттем. Аннары пауэрлифтинг турында белдем һәм бу спорт төрендә авырлык күтәрүдә көч сынашырга мөмкин бит, дип уйладым. Гәзит-журналлардан пауэрлифтинг турында мәкаләләр (ул чакта интернет юк иде) табып укый, үзем өчен нәтиҗәләр ясый идем.
1998 елда гимназияне тәмамлап радиоэлектроника колледжына укырга кердем, әмма бу минем һөнәр түгеллеген тиз аңладым. Спортта тагын да зуррак уңышларга ирешә алырмын дип уйлап, «Физкультура һәм спорт» белгечлеге буенча югары уку йортында белем алырга булдым. Анда җитди шөгыльләнә башладым – тренерым – Рәсәйнең спорт мастеры һәм халыкара класслы спорт мастеры Светлана Бочко булды (ул пауэрлифтинг һәм яткан килеш штанга күтәрү буенча ундүрт тапкыр Башкортстан чемпионы, студентлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы, ветераннар арасында Европа чемпионы, җиде тапкыр Рәсәй универсиадасы чемпионы, тугыз тапкыр Идел буе федераль округ чемпионы, пауэрлифтинг буенча биш тапкыр Башкортстан универсиадасы чемпионы, Санкт-Петербургның Ачык кубогы, Уфа шәһәренең армспорт буенча биш тапкыр чемпионы).
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган районыма кайттым, хәзер «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында үсмерләрне һәм балаларны пауэрлифтинг буенча күнекмәләргә йөретәм, – дип сөйләде Денис Мөдәрис улы.
Аңарда шөгыльләнүче балалар җитди ярышларда җиңү яулыйлар һәм призерлар булалар. Шушы көннәрдә ике укучы Идел буе федераль округ чемпионатыннан кайтты, аларның берсе – чемпион, икенчесе призер булган. Март аенда алар Рәсәй чемпионатында да катнашырга җыеналар. Тренерның шәхси казанышлары арасында – спорт мастеры нормативларын раслау.
Ул яшьләрне дә физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, ГТО тапшырырга өндәде, чөнки моның өчен уку йортына кергәндә баллар өстәлә. Аның сүзләренә караганда, «Чишмә» спорт комплексында шөгыльләнү өчен яхшы шартлар булдырылган.
Гимназия укучылары һәм укытучылары үз өстендә эшләп җитди уңышларга ирешкән Денис Сөләйманов кебек чыгарылыш сыйныф укучылары белән хаклы рәвештә горурланалар.